ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
11 декабрь 2018, 12:24

Янә бүләк ияләре билгеләнде!

Вакытлы матбугат басмаларына язылу чоры тәмамлануга бик аз гына вакыт калып бара.

“Игенче” гәзитенә язылу турында квитанция тутыртып, аның күчермәсен редакциягә китереп биргән әбүнәчеләребез өчен чираттагы сөенечле яңалык. Сишәмбе көнне гәзитебез дуслары арасын-

да янә “Республика Башкортстан” Нәшрият йортының матди ярдәме белән алынган алты приз уйнатылды. Аларның ияләрен Иске Калмаш авылында яшәүче гәзит укучыбыз Әдип абый Ильясов билгеләде. Шунысын да сөенеп әйтәбез: бу юлы бүләкләргә дәгъва итүчеләр тагын да артты – өстәлгә 189 әбүнәче исеме һәм адресы язылган билге тезелде!

Әлбәттә, мондый төр отышлар – бәхет эше. Ә инде дәгъвачылар саны ике йөзгә җиткәндә бу бигрәк тә шулай. «Озак еллар дәвамында язылып та бер бүләк тә ота алганыбыз юк», – дип үпкә бел-

дерүче гәзит укучыларыбыз да юк түгел. Аларның кичерешләрен дә бик яхшы аңлыйбыз. Әмма ни хәл итәсең, бүләкләр дә санаулы гына шул. Ә без инде үз чиратыбызда аларны бүлү гадел шартларда үтсен өчен омтылабыз. Үзләре редакциягә килеп, бүләкләр ияләрен билгеләүдә катнашкан әбүнәчеләребез бу хакта белә. Бу юлы да квитанция күчермәләре арасында район авылларыннан да гәзит укучыларыбыз күп булса да, ни сәбәпледер, уңыш чакмагышлыларга елмайды Шулай итеп, бу сишәмбедә уйнатылган бүләкләрнең хуҗалары түбәндәгечә билгеләнде. Җылы юрган район үзәгенең Тынычлык урамы, 17/1 йорт, 3нче фатир адресы буенча яшәүче Асыловага, урын-җир кирәк-яраклары җыелмасы (постельный набор) Западная урамындагы 93а-1

йортында гомер итүче Р.Кадыйровка, электр чәйнүге Солнечная урамындагы 31нче йортта яшәүче А.Әхмәтшинага, су стаканнары һәм графин җыелмасы Гагарин урамындагы 37нче йорт хуҗасы

Ф.Ахуновка, салат савытлары җыелмасы В.Галимов урамындагы 47нче йортта яшәүче Р.Шәймөхәммәтовага, юка плед Строительная урамы, 62 нче йорт адресы буенча гомер итүче С.Прокаевага булды. Бүләк отучы гәзит укучыларыбыз аларны алырга килгәндә паспортларын, ИНН һәм СНИЛС таныклыкларын да алырга онытмасын иде, дип искәртәбез.

Шулай ук “Сарманай” гәзитенә язылучылар өчен тәгаенләнгән бүләкләр дә редакциядә һаман үз ияләрен көтә әле. Ә “Игенче” белән “Сарманай” гәзитләренә, шулай ук республикада, илдә нәшер ителүче гәзит-журналларга язылу кампаниясе һаман да дәвам итә әле. “Республика Башкортстан” нәшрияте филиалларында дөнья күргән һәр басманың төп призы – велосипед барлыгын да онытмыйк әле, җәмәгать. Һәм шунысын да ассызыклап әйтәбез – әлегә кадәр “Атна саен бүләк от!” лотереясында катнашкан һәр квитанция күчермәсе велосипед өчен барган отышлар уенында да катнашачак!


Читайте нас: