ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
1 февраль 2019, 11:21

Буыннарда сакланыр ул хәтер

Узган атнада тоташ илебез буйлап Ленинград блокадасын тулысынча өзүнең 75 еллыгына багышланган чаралар үтте.

900 көн һәм төнгә якын фашистлар камавында булып та, ачлыкка, хәрби кирәк-яраклар җитешмәүгә карамастан, туган шәһәрләрен дошманнан саклап кала алган каһарман ленинградлыларның тиң-

дәшсез батырлыгы турында хәтер ватандашларыбызның бик күп буыннарында сакланачагына һич шик юк.

Район үзәгендәге Җиңү паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланган митинг көчле рухлы ленинградлылар истәлегенә хөрмәт күрсәтү булды. Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова Ленинград блокадасының иң дәһшәтле вакытлары турында сөйләп үтте, дошманга бирелүдән ач үлемне өстен күргән меңәрләгән ватандашларыбыз истәлеген бер минут тын торып хөрмәтләргә чакырды. Артабан муниципаль район хакимияте, район предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары вәкилләре, мәктәп укучылары, “Яшь армия” хәрби-патриотик клубы әгъзалары һәм чарада катнашучы райондашлар һәйкәлгә канәфер чәчәкләре салды. “Без бергә” ирекле волонтерлык хәрәкәте әгъзалары чарада катнашучыларга икмәк карточкаларын һәм көндәлек паек итеп таратылган күләмдә блокада икмәге кисәкләрен таратты.

Илебезнең тарихындагы иң фаҗигале битләрнең берсе буларак, Ленинград блокадасы турындагы хәтер мәңгелек.


Читайте нас: