ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
1 февраль 2019, 12:17

Имамнар киңәшләште

Шушы көннәрдә Ташкалмаш авыл мәчетендә район имамнарының агымдагы елдагы беренче җыелышы үтте. Анда дүрт район мөселманнарының имам-ахуны Рамил хаҗи Исәнбердин, район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Шакирова, Кушнаренко районыннан имам-наиб Нәҗип хәзрәт, Иске Бәшир авыл биләмәсе башлыгы Марсель Хасанов катнашты. Җыенны ачып, Чакмагыш районы имам-мөхтәсибе Галим хәзрәт Шакиров мондый очрашуларның, фикер алышу, эш тәртибе белән уртаклашу өчен бик тә файдалы булуын әйтеп узды, гыйбәдәт йортларын теркәү буенча сорауларга җавап бирде. Районда 22 мәчет эшләп тора. Әмма аларның кайберләре юридик яктан рәсмиләштерелмәгән икән әле. Җыелышта тагы да сүз дини кануннар һәм башка мәсьәләләр хакында барды. Дини эшчәнлек алып баруга бәйле мәсьәләләргә кагылышлы сөйләшүдә имамнар үзләренең теләк-тәкъдимнәрен әйтте.
Читайте нас: