Тиздән, бик тиздән район үзәгендә яшәүчеләрнең тагын бер проблемасы хәл ителәчәк – ниһаять, озаккарак сузылган калдык суларны биологик тазарту корылмасы төзелеп бетеп, файдалануга тапшырылачак!
Җиде елгача сузылган озайлы төзелеш-монтаж эшләре тулысынча диярлек тәмамланды инде, ә объектны эшләтеп җибәрү өчен технологик таләпләр чагыштырмача җылы һава температурасы урнашуын сорый. Язга ерак калмады инде – димәк, бик тиздән Чебекәй елгасына шакшы сулар агып төшүдән бөтенләй арыначакбыз.
Әйтеп үткәнемчә, район үзәге өчен үтә мөһим бу объект төзелешен 2012 елда генераль подрядчы – Дәүләкән шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән “Оникс” җәмгыяте эшчеләре Новочеркасск политехник институты белгечләре тарафыннан әзерләнгән проект нигезендә баш-лап җибәргән иделәр. Башкортстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, бюджет инвестицияләрен юнәлтеп, аны инвестицияләүне үз өстенә алды.
Без бирегә килгәндә объектта Ростов өлкәсенең Каменск-Шах-тинский шәһәреннән “Глобалмет-Холдинг” оешмасы вәкилләре көйләү-сафка җибәрү максатындагы соңгы эшләр белән мәшгуль иде.
Оешманың техник директоры Георгий Александрович Павлов белән яңа буяулар исе аңкып торган бина эчендә биредә монтаж-ланылган корылмалар белән танышып йөрибез.
(Язманың ахырын гәзитебезнең 10 санында укый аласыз.)