ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
5 февраль 2019, 10:00

Мәскәүдә башкорт шигырьләре һәм җырлары яңгырады

Мәскәүдә Башкортстан Республикасының Русия Президенты карамагындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә танылган шагыйрь һәм журналист, Ш.Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Лариса Абдуллинаның иҗат кичәсе үтте.

Республиканың 100 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән бу чара “Асабалар рухы” дип исемләнде. Аның барышында шагыйрә Башкорт автономиясен төзегән шәхесләргә багышлап язылган шигырьләрен һәм лирик әсәрләрен укып ишеттерде.

Кичәдә Мәскәүдә яшәүче ватандашлардан тыш мәртәбәле кунаклар да булды. Алар арасында кыргыз язучысы Максатбәк Гапыров та бар иде. Ул Л.Абдуллинаның шигырьләрен кыргыз теленә тәрҗемә итәргә вәгъдә бирде. Ул шулай ук үз республикасы җитәкчелегенә Башкортстанның 100 еллык юбилеена багышланган чараны Кыргызстанда да үткәрергә тәкъдим итәчәген әйтте. Чарада шулай ук Мәскәүнең төрек диаспорасы җитәкчесе Йосыф Шен белән Евразия халыклары Ассамблеясенең әдәбият буенча комитеты рәисе Маргарита Альда чыгыш ясады. Кунаклар алдында республикада киң билгеле булган иҗади коллективлар: “Ак тирмә” фольклор ансамбле, “Аргамак” этнотөркеме чыгыш

ясап, Әхмәт-Зәки Вәлиди, Зәйнулла Рәсүлев, генерал Шәйморатов һәм “Любезники -башкортлар” җырларын башкарды. Чара ахырында “Түгәрәк өстәл” артында Бөтендөнья баш-кортлары корылтае вәкилләре белән берлектә башкорт халкының стратегик үсеше турындагы планнар тикшерелде.
Читайте нас: