ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
5 февраль 2019, 09:42

Якташларыбыз туган җиребезгә кирәк

Кышкы сессия тәмамлануга имтиханнар-зачетларын уңышлы тапшырып ялга кайткан якташ студентлар белән очрашу районыбызда күркәм традциягә әверелде.

Һәр ел аны үткәндәгесеннән аермалы итеп, форматын төптән үзгәртеп оештыралар, ләкинтөп максаты үзгәрешсез кала – югары белем алгач, аларның белгечлеге буенча эш урыннарына урнаштырып, егет һәм кызларыбызны туган җиребезгә беркетү, әти-әниләренең данлы традицияләрен дәвам итәргә өндәү.

Район мәдәният йортында җәмгыятебезнең асыл киләчәге вәкилләре өчен матур кичә оештырылды. Аны муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты, Яшьләр үзәге һәм Балалар иҗат үзәге белгечләре белән бергә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре хәтерләрдә озакка уелып калырлык итеп әзерләгән иде. Иң тәүдә сәхнә түрендә ярым ай сыман урнашкан студентлар белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев җанлы әңгәмә алып барды. Чараны алып баручылар – БДУның хокук институты студен-ты Наҗар Галиев белән медици-на университеты талибәсе Гүзәл Сабирова үзләре өчен мондый чараның үтә әһәмиятле булуын дәлилләп үттеләр. Артабан район җитәкчесенә студентлар үзләрен кызыксындырган сорау-үтенечләрне җиткерделәр.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 11 санында укый аласыз.)

Читайте нас: