ИГЕНЧЕ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Баш Бит
7 март 2019, 10:42

Шәһәрдәгеләрдән ким булмаячак

Башкортстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына 100 яңа объектны сафка кертү планлаштырылган иде. Аларның берсе безнең районның Юмаш авылында төзелә – 95 урынга исәпләнелгән ике катлы балалар бакчасы бинасы.

Республиканың Капиталь төзелеш идарәлеге дәүләт казна учреждениесе заказы белән башкаладан җаваплылыгы чикләнгән “Блэк” җәмгыяте төзүчеләре аны планга ярашлы сыйфатлы итеп төзиләр. Участок начальнигы Мкртич Ваникович Карслян һәм мастер Мөнир Әхәт улы Ихсанов белән объекта эшләр барышын карап чыктык. Бүген биредә утыз ике хезмәткәр – түбә ябучылар, монтажчылар, штукатур-бизәүчеләр, сантехниклар, электр үткәрүчеләр, плитка салучылар һәм төрле ярдәмче эшчеләр бинаның түбәсен ябып бетеп, фронтоннарны профтүшәмә калае белән йөзләү, штукатурлау, электр линияләре, җылыту системасы, суүткәргечләр, җылытылучы идәннәр, пластик тәрәзәләр һәм аларның тупсаларын, ишекләр монтажлау һәм башка эшләр белән мәшгуль. Әйткәндәй, эшчеләрнең һәммәсе дә үзебезнең районнан, диярлек, берничә белгеч кенә Бакалы районыннан килгән. Аларга яхшы шартлар тудырылган: гомум ятакханәдә яшиләр, туклану да яхшы оештырылган. Төзелеш материалларына кытлык юк – һәммәсе үз вакытында китерелә.

Мкртич Ваник улы зур горурлык белән газ ягып җылыту казанлыгын күрсәтте: ул тулысынча әзер, бинага торба үткәргечләр дә сузылган. Җылылык батареялары монтажланып бетү белән үк аны эшкә кушачаклар һәм эчке төзекләндерү эшләре тагын да кызурак темплар алачагына шик юк.

Биредә һәр көнне иртәнге сигездән кичке тугызгача эш кайный. Егетләр һәркайсы үзеннән таләп ителгәнне тиз һәм җиренә җиткереп сыйфатлы итеп башкаралар. Мастер Мөнир Әхәт улы көздән үк булачак уен мәйданчыклары өчен нигез корылмалары әзерләнеп куелуын, җир кардан әрчелү белән үк аларны җиһазлау-монтажлау эшләре дә берьюлы барачагын әйтте.

Төзелеш һәрвакыт игътибар үзәгендә тотыла икән. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев бирегә еш килә, эшләр барышында ярдәм күрсәтергә әзер. Уфадагы җитәкчеләрдән тыш биредә һәр көнне “Базы” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов булып, эшләр барышы белән кызыксынып, таләп ителгәндә – ярдәм итеп тора икән. Хакимият башлыгы урынбасары Азат Җәүдәт улы Басыйров та эшләрне даими контроленнән чыгармый, еш килеп йөри. Биләмә башлыгы Рәмилә Харис кызы Сәлимгәрәева, район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, участок уполномоченные Юрий Валерьевич Асанбаев та һәрвакыт кызыксынып, ярдәм итеп торалар икән.

Объект август аенда сафка кертелергә тиеш. Биредәге эш темпларына караганда, аның вакытында өлгертеләчәгенә шик юк. Бик тиздән Юмаш авылы үзәгенә ямь биреп утыручы шәһәрдәгеләргә биргесез уңайлы шартлар тудырылган күркәм балалар бакчасы үз ишекләрен нәниләр өчен ачар һәм ул күңелле балалар шау-шуына күмелер, дип өметләнәбез.
Читайте нас: