ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Баш Бит
9 август 2019, 11:49

Чакмагышка эш сәфәре

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров

эш сәфәре белән районыбызда булды Республика җитәкчесе районыбыз белән танышуны өсте ябулы “Чакмагыш- Арена” боз шугалагыннан башлады.

Социаль максатлы программалар исәбенә төзелеп сафка тапшырылган бу объектта Радий Фәрит улы яшь хоккейчыларның күнекмәләрен карады һәм аларның шуу осталыгын билгеләде. Шугалак директоры Рөстәм Шәехов белән әңгәмәләште, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән аралашты. Биредә халык өчен күмәкләп бозда тимераякта шуу, хоккейчыларның җыелма командалары өчен күнекмәләр үткәрелү, күрше районнардан һәвәскәр командалар белән уеннар оештырылуның файдалы икәнлегенә, спортчы командаларның призлы урыннар яулавына республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы олы бәһа бирде, спортны үстерү өчен республика Хөкүмәте ягыннан һәрвакыт ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.

Артабан сәфәр районыбызда гына түгел, республикабызда иң эре һәм алдынгы предприятиеләрнең берсе – җаваплылыгы чик-ләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең басулары буйлап дәвам итте. Аның генераль директоры – Баш-кортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов җәмгыятьнең Рапат бригадасына ка-

раган арыш басуында эшләр белән таныштырды. Аның белдерүенчә, урып-җыю эшләрен актив җәелдерүгә яңгырлар комачаулык

тудыруга карамастан, аграрийлар иген культураларыннан яхшы уңыш көтәләр. Радий Фәрит улы агымдагы ел уңышына хаклар,

механизаторларның хезмәт хаклары белән кызыксынды. Вадим Соколов белдерүенчә, комбайнчылар уртача 30-35әр мең сум ала.

Хуҗалыкта заманча яңа техника тулысынча җитәрлек, ә быелгы уңышны әлегә сатарга җыенмый-

лар икән.

Радий Хәбиров шулай ук Рапат авылындагы заманча ферма белән дә танышты. Кара-чуар токымлы югары продуктлы сыер маллары асралган бу фермада заманча саву залы җиһазландырылган, көтү белән компьютер системасы ярдәмендә идарә ителә, тиешле микроклимат тудырылган, мал азыгын механика ярдәмендә төяп ташу, бүлеп тарату өчен техника алынган. Боларның һәммәсе дә сыер малларының продуктлылыгын күтәрү һәм югары сортлы сөт җитештерүгә булышлык итә. Җәмгыять директоры Вадим Соколов бүген һәр сыердан уртача савым тәүлегенә 30 килограммга якын тәшкил итүе, аның күләмнәрен арттыра бару мөмкинлекләре булуын сөйләде. Авыл хуҗалыгы бүген актив үсешә бара, кешеләр тырышып эшләүнең файда китерүен аңлыйлар, диде генеральный директор.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 64 санында укый аласыз.)
Читайте нас: