ИГЕНЧЕ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
10 сентябрь 2019, 11:39

Республикабыз үз җитәкчесен сайлады

Билгеле булуынча, якшәмбе, 8 сентябрьдә илебездә үткән Бердәм сайлаулар көнендә Башкортостан Республикасы Башлыгы, аерым төбәкләрдән Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай, урыннардагы шәһәр округлары һәм муниципаль район Советлары депутатлары һәм авыл биләмәләре Советлары сайланды. Сайлау кампаниясе һәр төбәктә оешкан төстә һәм сайлаучы хокукына ия гражданнарның активлыгы шартларында үтте. Башкортстан Республикасы

Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары карары белән республикада сайлау кампаниясе ике сәгатькә озынайтылып, сайлау участоклары иртәнге җидедән кичке тугызга кадәр эшләде, бу исә башкортстанлыларга үз хокукларыннан тулырак файдалану мөмкинлеге ачты. Республика Үзәк сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, 8 сентябрьгә кичке тугызга сайлау хокукына ия гражданнарның 70, 35 проценты бу хокуктан файдаланырга өлгерде, аерым төбәкләрдә әлеге сан күпкә югарырак

булды. 9 сентябрьдә иртәнге 9.00 сәгатькә сайлау участоклары протоколларының һәммәсе дә тикшерелеп беткән иде, диярлек (99,83 проценты эшкәртелгән). Шушы сәгатькә беренчел мәгълүматлар буенча, Башкортстан Республикасы Башлыгы постына дәгъва итүче кандидатларның тәүге өчлеге түбәндәгечә: Радий Фәрит улы Хәбиров өчен барлык сайлаучыларның 82 проценттан артыгы (1792224 сайлаучы) тавыш биргән, Юнир Галимҗан улы Котлыгуҗин яклылар 6,89 процент (150460 кеше) тәшкил итә, республика халкының 4,5 проценты (99082 сайлаучы үз җитәкчесе итеп Иван Константинович Сухаревны күрергә теләгән. Зөлфия Риф кызы Гайсина өчен сайлаучыларның 1,52 проценты (33281 кеше), Юрий Викторович Игнатьев кандидатурасы өчен – 1,23 проценты (26912 кеше), Рәфис Фәиз улы Кадыйровка – 1,1 проценты (23992 сайлаучы), Владимир Валериевич Барабаш өчен – 0,97 проценты (21128 кеше), Владимир Юрьевич Кобзевка – 0,81 проценты (17652 сайлаучы) үз тавышларын биргән. 8 сентябрьдә, кичке 9 дан соң ук, республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Фәрит улы Хәбиров бөтен башкортстанлыларга сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
(Язманың ахырын гәзитебезнең 73 санында укый аласыз).
Читайте нас: