ИГЕНЧЕ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Баш Бит
10 сентябрь 2019, 12:40

Соклангыч гүзәллек бәйрәме

Йорт ишегалларын, оешма-учреждениеләр ихаталарын гөл бакчасына әверелдергән, матур яшәүне өстен күрүче булдыклы

һәм фантазияләргә бай авыллар халкының чакыруын кабул итеп, аларда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең һәм муниципаль район Советының җаваплы белгечләре дә катнаша. Форсаттан файдаланып, авыл халкы аларга үзләренең сорау-үтенечләрен җиткерә, канәгатьләнерлек җаваплар ала.

Соңгы шундый очрашуларның берсе Калмашбаш авылының мәдәният йортында үтте. Фойега куелган иҗади композицияләр

белән танышып, шушы соклангыч әсәрләрне тудыручылар белән әңгәмәләшкәч, тамаша залында халык белән аралашу оештырылды.

Биләмә башлыгы Азат Шәфигулла улы Рамазанов соңгы чорда төзү-төзекләндерү, көнкүреш шартларын яхшырту юнәлешендә башкарылган эшләрне сөйләп үтте. Артабан хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев төрле дәүләт программалары ярдәмендә башкарылган эшләр белән таныштырды, шушы биләмәгә караган Яңа Биккенә авылында клубка ремонт үткәрелү, халык инициативаларын хуплау программасы ярдәмендә юл төзелү барышын атады, биләмә үзәгендә бу җәһәттән яңа суүткәргеч линиясе салына башлаячагын белдерде. Халыктан бирелгән сораулар да игътибарсыз калдырылмады, һәркайсына аңлаешлы, канәгатьләндерерлек җаваплар бирелде.
(Язманың ахырын гәзитебезнең 73 санында укый аласыз),
Читайте нас: