ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
10 сентябрь 2019, 11:55

Яхшы тәэссоратлар калдырды

Берничә ел рәттән ямьле җәй көннәрендә “Сөткә юл бирегез” дигән девиз астында авыл хуҗалыгында аны җитештерү һәм

сәнәгатьтә эшкәртеп сату оешма-предприятиеләре вәкилләрен, шулай ук актив энтузиастларны берләштерүче автойөреш уздырыла. Быелгысы безнең район биләмәсе аша да үтте. Дөресрәге, 21 августта автосәфәрдә катнашучылар республикада гына түгел, илебездә киң билгеле җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең Уйбулат товарлыклы-сөтчелек комплексы эшчәнлеге белән таныштылар. Киров шәһәрендә старт алып, шушы өлкәнең сөтчелек компек- сларында, сөт продукциясен эшкәртү предприятиеләрендә, артабан Удмуртстанның шушы тармакка берләшкән оешма-ларында булганнан соң, иллеләп машинадан торган һәм 150дән артык кешене берләштергән колонна Чакмагыш җиренә килеп

керде. Дүртөйле районы беләнчик буенда каршы алып, аларны районыбыз буйлап Юмаш авылына алып килгәндә муниципаль район хакимияте вәкилләре кыскача Чакмагыш төбәге, аның тарихы, социаль-икътисади хәле белән таныштырып бардылар. Кунакларга Рапат авылындагы юл өстендә утырган сөтчелек комплексы, Калмашбаштагы ашлык киптереп саклау корылмалары уңай тәэсир иткән, безнең як табигате, чем-кара туфрагы, игеннәр күкрәп үскән басулары, матур һавасы, авылларның төзеклеге һәм башкалар уңай тәэссоратлар калдырган. Юмаш авылына кергән урында кунакларны җаваплылыгы

чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте генеральный директоры, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов ихлас каршы алды һәм төбәк белән танышуны бирдәге Христос Раштуасы чиркәвеннән башларга чакырды. Храм кунакларда шулай ук уңай тәэссоратлар калдырды. Аның настоятеле протоиерей Евгений биредә һәр көнне ишекләр ачык булуы, Ходайга табыну һәм дини йолалар үтәргә йөрүчеләрнең күбәя баруы турында сөйләде. Кунаклар арасында моннан 15-20 еллар элек үк билгеле эре сөт җитештерү компанияләре җитәкчеләре дә булып, Вадим Васильевичка шул еллар истәлеге итеп сувенирлар тапшырулары дулкынландыргыч вакыйгага әверелде.


(Язманың ахырын гәзитебезнең 73 санында укый аласыз).
Читайте нас: