ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
17 сентябрь 2019, 14:13

Яшь гаиләләргә – дәүләт ярдәме

Муниципаль район хакимиятендә “Русия Федерациясе гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь шартлар белән тәэмин итү” федераль дәүләт программасы чикләрендә торак мәйданнары сатып алуга яки шәхси торак йорт төзелешенә социаль түләүләр алырга хокук бирүче сертификатлар тапшыру тантанасы үтте.
Әлеге социаль түләү Башкортстан Республикасы һәм муниципаль район бюджетларыннан югарыда телгә алынган максатларда бирелә. Бу программа гаиләләргә торак шартларын яхшыртуга гына түгел, ә республикабызда демографик хәлне яхшыртуга һәм гаилә институтын ныгытуга да булышлык итә.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев кулыннан торак мәйданы сатып алуга яки шәхси торак йорт төзелешендә файдалануга социаль түләүләр бүленүне дәлилләгән сертификатларны түбәндәге гаиләләр алды:
Лилия Дамир кызы һәм Радик Рәфис улы Әрдәшировлар. Гаилә башлыгы “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында терлекче булып эшли, ә тормыш иптәше – шәхси эшкуар магазинында сатучы эшендә. Әти-әни тәрбиясен тигез алып, бәхет кочагында бу гаиләдә 3 сабый үсә.
Зәкия Һидвәт кызы Вәлиуллина җаваплылыгы чикләнгән “Димартис” җәмгыятендә сатучы-консультант булып эшли, өч бала үстерә.
Гөлфия Гамил кызы Вәлиуллина белән Азат Ринат улы Галимов гаиләсендә дүрт бала үсә. Гаилә башлыгы Уфада 4-нче төзелеш-монтаж идарәлегендә машинист ярдәмчесе, җәмәгате җаваплылыгы чикләнгән “Башкерамикс” җәмгыятендә (Чакмагыш кирпич заводында) кирпеч тезүче булып эшли, әлеге мәлдә бала тәрбияләү ялында.
Линара Илшат кызы белән Станислав Валерьевич Глухаревлар да 3 бала үстерәләр. Гаилә башлыгы әлегә вакытлыча эшсез, иптәше декрет ялында.
Дилбәр Рифат кызы белән Рамил Радим улы Миндияровлар гаиләсендә өч сабый үсә. Гаилә башлыгы үзе Уфада җаваплылыгы чикләнгән “ЕнерХолдинг” җәмгыятендә монтажчы, йорт хуҗабикәсе җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә машина белән сыер саву операторы булып эшли.
Илмира Рамил кызы белән Олег Юрьевич Федоровлар да өч балага гомер биргәннәр һәм күз карасыдай тәрбияләп үстерәләр. Әтиләре җаваплылыгы чикләнгән “Ноябрьскэнергонефть” җәмгыятендә электр монтеры, әниләре мәгариф бүлегендә хезмәтне саклау белгече вазыйфасында хезмәт сала.
Торак шартларын яхшыртуга зур ярдәмне әлеге гаиләләр ихлас рәхмәт сүзләре белән кабул итте. Дәүләт хәстәрлеге аларга көтеп алынган сабыйларын бәхетле итеп үстерергә ярдәм итәчәк, дип ышанабыз.
Читайте нас: