ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
27 сентябрь 2019, 17:37

Сусыл азык мул тупланыр

“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында агымдагы мал кышлату чорын да мул азык запасы туплап каршылыйлар. Шушы көннәрдә савым сыерлары җәйләүдән кайтарылып бетте, малларны яхшылап ремонтланылган, дезинфекцияләнелгән торлакларда урнаштырдылар.
Каразирек товарлыклы-сөтчелек фермасында без булганда терлекчеләр көндәлек мәшәкатьләр белән кайный иде. Биредәге азык саклагычларда яхшы сыйфатлы печән, салам, сенаж һәм силос продукцияне күбрәк җитештереп, хуҗалык кассасына тере акча агымын арттырырга булышлык итәчәге күзгә ташланып тора. Силос базлауны әле дә дәвам итәләр. Һава торышы комачаулык тудырганлыктан, кукурузның яшел массасын базга ташуны туктатып торып, ферма буена курган итеп өеп тыгызлап торалар иде. Хуҗалык рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрузов моны ферма эче юлларын саклап тоту мөһимлеге белән аңлатты. Көннәр утыра төшкәч, базга да салачакларын белдерде. “Полесье” ургычы белән Әгъләм Әхмәтов ваклап төяп җибәргән яшел массаны үзбушаткыч “КамАЗ” автомашиналарында тәҗрибәле водительләр Шамил Галиев, Азат Әһәлетдинов һәм Искәндәр Садыйков, “МТЗ-82” такторларында Вадим Әхмәтов, Рәфис Дәүләтшин, Ирфат Гыймалетдинов, Илдар Галимханов ташып тора. “Т-150” тракторында Гаязбүген Шакиров белән “С-100” дә Рәфил Шәрәфетдинов яхшылап тыгызлап өя бара. Кичкелектә “К-744” тракторында аларны Айнур Әһәлетдинов алмаштыра икән.
Өем янында исәп алып торучы Рива Низамова белән сөйләшеп алдык. “Егетләр тырыш, һәркайсы көненә 15-17шәр рейс ясарга тырыша”, – ди ул. “КамАЗ”лар өстәвенә прицеплы да икән – бу әзрәк чыгымнар белән күбрәк эш башкару билгесе дә, чөнки бер рейста ике арба берьюлы кайта бит.
Хуҗалык җитәкчесе белдерүенчә, көненә 450шәр тонна яшел маса ташылып тыгызланыла икән. Туклыклылык үзенчәлекләрен саклап калу, әчеп, сыйфаты бозылуга юл куймау өчен махсус катнашмалар да кушыла. Ә сыйфатлы силос продуктлылыкны күтәрүгә дә, малларның сәламәтлегенә дә уңай йогынтылы булачагы һәркемгә мәгълүм.
Һава шартларының еш үзгәреп торуы эштә тоткарлыклар тудыра, әлбәттә. Әмма победалылар, табигать каршылыкларын җиңә-җиңә, алларына куелган барлык бурычларны үтәп чыгачакларына ныклы ышана.
Читайте нас: