ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
8 ноябрь 2019, 13:04

Ярминкәләр – райондашларыбыз мәнфәгатьләренә

Узган шимбә район үзәгендә үткән бәйрәм ярминкәсе күп чакмагышлыларда матур тәэссоратлар калдырды.

Беренче кар явып, бераз суытып җибәрү ит сатучылар һәм сатып алучылар өчен файдага гына булды. Берничә урында сыер малы, дуңгыз, кош-корт ите тәкъдим итүчеләр яныннан сатып алучылар өзелмәде, диярлек. Үз хуҗалыгында җитештерелгән сөт продукциясен, яшелчә-җимеш сатучылар да алып килгән әйберләрен тиз арада сатып бетте. Шәхси эшкуарлар киң ассортиментта балык, тавык ботлары, кондитер эшләнмәләре, шашлык һәм башка ризыклар тәкъдим итте.

Р а й о н м ә д ә н и я т й о р т ы хезмәткәрләре бай концерт программасы әзерләгән. Күмәкләп тә, ялгыз башкаручылар да илебезне данлап, халыклар арасында дуслык-туганлык хисләрен барлап, матур җырлар ишеттерделәр.

“Русия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесенең Чакмагыш почтамты вәкилләре район “Игенче” гәзите редакциясе хезмәткәрләре белән берлектә агымдагы елның беренче яртысына гәзит һәм журналларга язылырга теләүчеләрне теләп хезмәтләндерде. Бу көнне “Игенче” дуслары гына да ике дистәдән артып китте, башка басмаларга ия булучылар да күп

булды.

Әйткәндәй, почта хезмәткәрләре Ярминкәләр – райондашларыбыз мәнфәгатьләренә фатир һәм йортларга, эш урыннарына һәр көнне керергә тырыша. Матур эчтәлекле, фәһемле язмаларга бай матбугат басмаларының дуслары көннән-көн күбәя баруы сөенечле. Якынлашып килүче Әниләр көненә бик күп райондашларыбызның иң кадерле кешеләренә бүләк итеп гәзит-журналларга яздыруны сайлаячакларын белеп торабыз һәм, әлбәттә, районыбыз елъязмасы булган “Игенче” алар арасында

зур күпчелекне тәшкил итәчәк, дип ышанабыз.

“Игенче” гә 2020 елның гыйнвар – июнь айларына язылу хакы 857 сум 82 тиен (Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I, II төркем инвалидларга – 771 сум 42 тиен), тоташ еллык язылу 1587 сум 82 тиен (льготалыларга – 1415 сум 09 тиен) тора. Теләүчеләр гәзитне ул чыккан көннәрдә атнага ике тапкыр килеп алып йөрү шарты белән редакциянең үзендә языла ала, болай иткәндә ул

ярты елга 450, бер елга 900 сумга төшә. Гәзитебезгә электрон язылу мөмкинлеге дә элеккечә саклана. Әйдәгез, “Игенче” һәр йортка киләсе елда да килеп торсын өчен хәстәрлек күрик!
Читайте нас: