19 декабрьдә башкалабыз Мәскәү шәһәрендә Русия Федерациясе Президенты Вадимир Владимирович Путинның 15 нче зур матбугат конференциясе үтте.
Дәүләт башлыгына үзләренең сорауларын җиткерү максатында анда журналистларның рекордлы саны – 1895 кеше җыелды.
Узган унбиш матбугат конференциясе барышында ил башлыгы 900 дән артык сорауга җентекле җавап биргән. Аралашу вакытын бергә кушсаң, ике тәүлектән дә артып китәр иде.
Гадәттә иң күләмле темалар гади кешеләр тормышын чагылдыра. Бу юлы да журналистлар хезмәт хакы күләмнәре, тарифлар, дарулар һәм пенсия мәсьәләләрен еш кузгаттылар. Төрле төбәкләрдән Мәскәүгә җыелучыларны икътисад һәм социаль өлкә мәсьәләләре аеруча нык кызыксындырды.
“Куелган 38 максатның 26сы тормышка ашырылды инде. Кешеләрне авария хәлендәге торак мәйданнарыннан күчерүне үтәп кенә калмадык, өчләтә арттырып үтәүгә ирештек. Коррективалар, төзәтмәләр кертәчәкбез, әлбәттә, әмма кабаттан карау булмаячак”, – диде Президент.
Президенттан ни өчен озак вакыт Камчаткага рәсми визит белән килә алмавын сорашып, авиабилетлар хакы кыйммәт булуга бәйле түгелме, дип белештеләр хәтта. “Юк, аңа бәйле түгел, мин нәкъ льготалы катлам вәкиле булып торам”, – дип шаян тон белән җавап бирде ил җитәкчесе моңа каршы.
Ил башлыгына сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы сораулар да бирелде. Журналистлар хирурглар һәм баш табибларның хезмәт хакы арасындагы аерманы билгеләп үткәндә В.В.Путин әлеге өлкәдәге агымдагы чыгымнарга 550 млрд. сум өстәләчәге, аның төп фондларны тәртипкә китерүгә, транспорт сатып алуга юнәлтеләчәге турында билгеләде. Шулай ук 10 мең учреждение төзеләчәк, 37 мең данә транспорт чарасы сатып алыначак, 10 мең данә төрле җиһаз-корылмалар кайтартылачак. Төп акча онкологик чирләргә, 0,6 % – йөрәк-кан тамырлары, 12% – туберкулезга каршы һәм балалар үлемен киметүгә юнәлтеләчәк, диде ул.
Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү проблемасы да кузгатылды. Русиядә күптән түгел күтәрелгән чүп-чарны утильләштерү реформасы күп сораулар тудырды. “Елына 70 миллион тоннадан артык көнкүреш калдыклары бүлеп чыгарабыз. СССР чорында мондый тармак бөтенләй булмады. Яңабаштан башлыйбыз, гражданнар белән турыдан-туры аралашу җитми. Бу җәһәттән тәртип урнаштыру мөһим. Тарифлар артуны да җиңәргә тиешбез: моңа кадәр булмаган әлеге проблема үсә бара”, – диде Президент.
Пенсия реформасына яңалыклар кертелү мөмкинме, дигән сорауга ил башлыгы андый реформа әлегә көтелмәвен белдерде.
Ана капиталы белән ипотека кредитын каплатуга бүленгән вакыт эчендә көннәр санын кыскарту мөһимлеген дә күтәреп, Владимир Владимирович бу акчаның андый кредитларны каплатуын тизләтү яклы булуын дәлилләде. Путин шулай ук электрон товар әйләнешен киңәйтү яклы икәнлеген дә раслады.
Шулай ук киң резонанслы җинаять эшләрен тикшерү мәсьәләләрен дә күтәрде журналистлар. Пролетариат юлбашчысы Владимир Ильич Ленинның мовзолее аның белән үз тарихын бәйләгән кешеләр исән булганда ябылырга тиеш түгел, диде ил башлыгы.
Владимир Путин үзе кичергән илебез тарихындагы катлаулы чорларга, Русиядә кылынган террорчылык актлары корбаннары истәлегенә дә үз мөнәсәбәтен белдерде.
Ил башлыгына шулай ук 31 декабьне ял көне итүгә кагылышлы сорау да бирелде. Бу җәһәттән ашыгып, уйланмыйча карар кабул итүдән сакланырга кирәк, ә киләчәктә җентекләп анализ ясап, мөмкинлек булса, хәл итү юлларын эзләү комачаулык итмәс, диде ул.
Гомум алганда, дәүләт җитәкчесе 4 сәгать 20 минут дәвамында сорауларга җавап биреп, 2008 елдагы рекордка якынайды. Ул чакта аңа 4 сәгать 40 минут дәвамында сораулар яудырган иделәр.