ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
21 гыйнвар 2020, 14:00

Яңа Хөкүмәт Рәисе сайланды

16 гыйнварда Русия Президенты Владимир Владимирович Путинның Указы белән Русия Хөкүмәте Премьерминистры вазыйфасына Михаил Владимирович Мишустин тәгаенләнде.

16 гыйнварда Русия Президенты Владимир Владимирович Путинның Указы белән Русия Хөкүмәте Премьерминистры вазыйфасына Михаил Владимирович Мишустин тәгаенләнде.
Михаил Мишустин 1966 елның 3 мартында Мәскәү шәһәрендә туган. 1989 елда Мәскәү станоклар эшләү институтын тәмамлаган, инженер-системотехник белгечлегенә ия. 1992 елда шушы ук уку йортында аспирантура тәмамлаган. Тест лабораториясе директоры булып эшләгән, Халыкара компьютер клубы идарәсен җитәкләгән.
1998 елдан – дәүләт хезмәтендә. РФ Дәүләт салым хезмәтендә, Салымнар һәм җыемнар министрлыгында, Күчемсез милек объектлары кадастры буенча федераль агентлыкта, Аерым икътисади зоналарга идарә итү буенча федераль агентлыкта хезмәт салган. 2008-2010 елларда UFE Capital Partners компаниясе президенты һәм UFE Asset Management (активлар белән идарә итү, инвестицияләр бизнесы) компанияләр төркеме партнеры идарәчесе вазыйфаларын биләгән, “Югары икътисад мәктәбе” дәүләт университетының Күчемсез милекикътисады институтының фәнни җитәкчесе булган. 2010 елның апреленнән Федераль салым хезмәтен җитәкләде. Бу еллар эчендә тармакта заманча үзгәрешләр кертелү, санлы технологияләрдән файдалануга күчү нәтиҗәсендә салым керемнәре берничә тапкырга артты, бу исә бик күп социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирде.
Тормыш иптәше белән өч ул үстерәләр. Көйләр язу, хоккей уены белән мавыга.
Гамәлдәге законнарга ярашлы, Михаил Владимирович Мишустин бер атна эчендә Хөкүмәт структурасы, вице-премьерлар һәм федераль министрлар постларына кандидатлар исемлеге буенча тәкъдимнәрен Президент карамагына тәкъдим итәчәк.
Читайте нас: