ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Баш Бит
29 гыйнвар 2020, 18:30

Үрнәк якларында тормыш кайный

Авыл биләмәләрендә – хакимият көннәре

Муниципаль район хакимияте башлыгы карары нигезендә авыл биләмәләрендә хакимият көннәре башланды.
Хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, структуралы подразделениеләре җитәкчеләре, муниципаль район Советы белгечләре, районыбызда эшчәнлек җәелдергән предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашлыгында әлеге чараның тәүгесе Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсенә караган Үрнәк һәм Аблай авыллары мәдәният йортларында биредәге актив, авыллар халкы катнашлыгында үтте.
Иң тәүдә һәр ике авылда да биләмә хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова биредәге хәлләр, узган 2019 елда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Әйтергә кирәк, Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе – районыбызда иң эре административ бүленешләрнең берсе. Бүген биредә 2472 кеше яши, шуларның 60 проценты, ягъни 1195е – эш яшендәгеләр. Узган 2019 елда биләмәгә караган авылларда 10 бала дөньяга килгән, кызганычка каршы, 38 кеше төрле сәбәпләр белән вафат булган. Барлыгы 11 никах теркәлгән, 6 гаилә пары аерылышкан. 605 гаиләнең 35е – күп балалылардан исәпләнелә, пенсия яшендәге 709, 161 инвалид, 6 инвалид бала теркәлгән. Үрнәк һәм Аблай авылларында ике урта мәктәп эшли, аларда заман таләпләренә ярашлы белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Әлеге авыллардагы балалар бакчаларында тәҗрибәле педагоглар кул астында 45 бала тәрбияләнелә.
Авыл биләмәсе территориясендә җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең Аблай, Үрнәк һәм Киндеркүл бригадалары, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте эшчәнлек алып бара. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләре авыллар халкына һәм биләмә эшчәнлегенә ныклы терәк булып торалар. Ел әйләнәсенә алар ярдәмендә юллар карап тотыла, зиратлар, чүплекләр, юл буйлары тәртипкә китерелә, чүп үләннәре чабыла. 4 фельдшер- акушерлык пункты, Үрнәктә стоматология кабинеты, 1 авыл клубы, 3 авыл мәдәният йорты, 2 почта элемтәсе бүлекчәсе, 2 саклык банкы бүлекчәсе, 11 сәүдә ноктасы, 6 фермер хуҗалыгы халыкка көндәлек хезмәт күрсәтү белән мәшгуль. Былтыр гына үз гаилә фермаларын булдырган Нурисламовлар, “Агростартап” дәүләт программасында катнашып, сыер маллары өчен ангар тибындагы өр-яңа торлак төзеп, биредә яхшы нәселле егерме тана бәйләп, бүгенге көнгә һәммәсен дә бозаулатуга ирешкәннәр һәм авыл халкын сыйфатлы сөт продуктлары белән тәэмин итәләр. Мондый хуҗалыклар хәзер бу җирлектә дистәдән артып китте инде.
Шактый зур территорияне биләгән биләмәнең һәр авылында тормышкөнкүрешне тәэмин итү җәһәтендә Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе муниципаль район хакимияте белән берлектә күпкырлы эшчәнлекне үзбиеклегендә алып бара.
Мәсәлән, төзү-төзекләндерү юнәлешендә генә дә һәр авылда ел саен күләмле эшләр башкарыла. Әйтик, Үрнәк авылындагы Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә куелган обелискта исемлек язылган стела кую 238,4 мең сумлык булган, Көсәкәй авылында мондый изге эшне БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин белән җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте директоры, интернационалчы яугир Ранис Рәис улы Хәмәтдинов үз акчаларына башкарды. Көсәкәй һәм Бәрдәсле авылларын караңгы мәлдә яктырту системасына капиталь ремонт 344,6 мең сумлык, Көсәкәйдә Әхтәмов урамында юл ремонтлау 1455,7 мең сумлык, Аблайда Тынычлык урамын яктырту системасына агымдагы ремонт 188,1 мең сумлык, гидроаккумулятор һәм скважина насосы алу 61,6 мең сумлык, Бәрдәсле авылында суүткәргеч линиясенә агымдагы ремонт 99,8 мең сумлык, юл билгеләре сатып алу һәм урнаштыру – 46,7 мең сумлык, Көсәкәй, Аблай, Киндеркүл авылларын төнлә яктырту системасына агымдагы ремонт үткәрү, шул исәптән соңгысында халык үтенече буенча Буднный урамында өстәмә лапма кую 65,5 мең сумлык, каты көнкүреш калдыклары туплау контейнерлары һәм мәйданчык щитлары сатып алу – 73,5 мең сумлык, “МТЗ-82” тракторына “ТУМ-189” отвалын сатып алу 67,4 мең сумлык, Киндеркүлдә тукталыш павильоны сатып алып урнаштыру 21,5 мең сумлык булган. Үрнәктә Ахунов, Бәхтизин, Тукай һәм Илнур Бакиров урамнарында юллар ремонтланылган, Үрнәктә фельдшер-акушерлык пункты тәрәзәләре яңартылган (“Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең иганәчелек ярдәмендә), Үрнәктә зират коймалап алынган һәм ремонтланылган. Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашып, былтыр Көсәкәй авылында юл капиталь ремонтланылса, агымдагы елда мондый эшне Киндеркүлдә башкарып чыгарга планлаштыралар.
Быел республика Башлыгы Указы белән Эстетика елы игълан ителде. Аның чикләрендә Аблайда Октябрь, Яшьләр һәм Каратал урамнарында, Яшь Көчтә Дуслык урамында, Үрнәктә Бәхтизин, Тукай, Ахунов урамнарында төнлә яктырту системаларын урнаштыру, Көсәкәйдә коеларны төзекләндерү, Үрнәктә Совет урамында коймалар ремонтлау (3,11 нче йортларда) буенча әзерлек эшләре бара.
Рәсимә Дамир кызы үз чыгышында шулай ук җәмәгать тәртибен саклау, мәдәният һәм спорт, төзекләндерү һәм санитар пөхтәлек тоту, сәламәтлек саклау – гомумән, биләмәдә тормыш-көнкүреш тәэмин итү юнәлешләрен җентекләп санап үтте, ирешелгән уңышларны, әлегә кул җитеп өлгермәгән эшләрне атады, бергәләшеп һәммәсен дә булдыра алачакларына ныклы ышаныч белдерде. Боларның һәммәсенә дә ул тәү чиратта муниципаль район хакимиятенә, шәхсән Реканс Фәнил улы Ямалеевның хәстәрлекле ярдәменә, биредә эшчәнлек алып барган “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” һәм “Юлдаш” җәмгыятьләренә, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов белән Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллинга, интернационалчы яугир Ранис Рәис улы Хәмәтдиновка, туган җиренең артабангы язмышына битараф булмаган шәхси эшкуарларга, авыл биләмәсе депутатларына, оешма-учреждениеләр хезмәткәрләренә һәм авыллар халкына таянып эш итүләре аркасында ирешелүен горурланып белдерде һәм һәммәсенә дә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде.
Артабан чарада катнашучылар алдында полициянең участок полномоченные, капитан Рөстәм Мөхәмит улы Ширәев, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгыннардан саклау һәм коткару формированиесе җитәкчесе Азат Нурихан улы Сәитов, муниципаль район хакимиятенең эшләр идарәчесе Радик Габделфәрит улы Әмирханов, РФ Пенсия фондының Чакмагыш районындагы идарәлеге начальнигы Ләйсән Равил улы Мостафина, “Экология-Т” төбәк операторы вәкиле Ринат Тимершәриф улы Баһманов үз ведомстволары буенча соңгы яңалыклар белән җентекләп таныштырды, быел үтәчәк җанисәп алу тәртибен аңлатты, килеп туган сорауларга җаваплар бирде.
Артабан ике авылда да халык белән аралашу үтте. Бирелгән сорауларның күпчелегенә урында ук тулы җаваплар бирүгә чарада катнашкан оешма-учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең дә чарада катнашуы ярдәм итте. Аерым сораулар буенча җентекләп тикшергәннән соң, законда каралган вакыт эчендә анык һәм тулы җаваплар биреләчәк.
Һәр ике авылда да хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, йомгаклау сүзе белән чыгып, күптән түгел генә Русия Президенты В.В.Путинның Юлламасында күтәрелгән мәсьәләләрне бәян итте, бу җәһәттән районыбызда үтәлүче һәм башкарылачак эшләр белән таныштырды, һәр катнашучыга иң изге теләкләрен җиткерде. Урыннарга чыгып, мондый чаралар артабан һәр биләмәдә алдан төзелгән график буенча дәвам итәчәк.
Читайте нас: