ИГЕНЧЕ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
29 гыйнвар 2020, 18:55

Яңабалтачлылар имин тормыш яклы

Авыл биләмәләрендә – хакимият көннәре

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, хакимият подразделениеләре һәм муниципаль район Советы вәкилләре, районыбызда эшчәнлек алып баручы предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләренең, белгечләренең урыннарга чыгып, биләмәләр халкы белән аралашуы дәвам итә. Чираттагы чара Яңа Балтач авылы мәдәният йортында үтте.
Халык белән күзгә-күз карашып аралашуны ачып җибәреп, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев аның максатлары, көн тәртибе белән таныштырды, биләмәдә яшәүчеләрне, форсатны кулдан ычкындырмыйча, үзләрен борчыган мәсьәләләрне җиткерергә, кызыксындырган сорауларны бирергә өндәде.
Иң тәүдә биләмә хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усма нова узган очрашу белән бүгенгесе арасында булган хәл-вакыйгалар белән таныштырды, биләмәдәге бүгенге тормышны күз алдына бастырды.
Районда иң зурлардан саналган биләмәгә Яңа Балтач, Яңа Каръяуды, Түбән Каръяуды, Югары Каръяуды, Ленин, Николаевка, Тукай, Чишмә-Каран, Чиялекул, Васильевка – барлыгы ун авыл берләшкән. Биредәге 654 йорт хуҗалыгында агымдагы ел башына 1528 кеше яши (40 хуҗалык буш тора). Узган ел эчендә 9 сабый дөньяга килгән, 19 кеше гүр иясе булган. Барлыгы 11 никах теркәлеп, 5 гаилә пары аерылышкан. Биләмәдәге 625 гаиләнең 150сендә 260 балигъ булмаган бала үсә, күп балалы 24 гаиләдә 78 сабый бар. Пенсия яшендәгеләр – 525 кеше, барлыгы 69 инвалидның 8е – үсмер балалар. Хезмәт яшендәгеләрнең зур күпчелеге җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә һәм Ленин исемендәге кооператив-колхозда хезмәт сала, бу хуҗалыклар биләмәдәге күп мәсьәләләрне хәл итүгә лаеклы өлеш кертәләр.
Биләмәдә көндәлек кирәк-яраклар белән тәэмин итүче 6 магазинда 18 кеше эш урыны тапкан, узган ел азагында Яңа Балтач “Яшьлек” кафесы эшчәнлеген башлап җибәрде. Биләмә үзәгендә һәм Яңа Каръяудыда авыл мәдәният йорты белән клуб эшли, аларда төрле тематик кичәләр, мәдәни чаралар уздырыла. Яңа Балтачтагы балалар бакчасына биш авылдан 40 бала йөри алар белән штат расписаниесе нигезендә 7 хезмәткәр шөгыльләнә.
Биләмә үзәгендәге урта мәктәптә 149 укучы белем ала, шуларның 54е – күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән, мөмкинлекләре чикле 7 бала һәм өч инвалид белем һәм тәрбия бирү белән мәшгуль. Балалар шулай ук төрле түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә шөгыльләнә, алар карамагына боз шугалагы катырылган, спорт залы эшли.
Яңа Балтачтагы Бакалы психоневрология интернаты филиалында 68 социаль хезмәтләр алучыны барлыгы 42 хезмәткәр хезмәтләндерә. Аларның күпчелеге – хатын-кызлар. Авыл биләмәсе халкын 3 фельдшер-акушерлык пунктында 4 фельдшер хезмәтләндерә. Биредә шулай ук Саклык банкының 2 филиалы, “Русия почтасы”ның элемтә бүлекчәсе, мәчет эшли.
Барлык авылларны да ел әйләнәсенә карап тоту, төзү-төзекләндерү юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Узган елда Яңа Балтач, Яңа Каръяуды, Ленин, Чишмә-Каран авылларын караңгы мәлдә яктырту системасын капиталь ремонтлауга 244,3 мең сум, Тукай авылына кергәндәге чишмәне төзекләндерүгә 151,8 мең сум, контейнер мәйданчыкларын киртәләп алуга 1021 мең сум, каты көнкүреш калдыкдарын туплау контейнерларын сатып алуга 292, 5мең сум, контейнер мәйданчыкларына бетон нигез коруга 65,4 мең сум, юл хәрәкәтендә хәвеф искәртү светофорын алуга 99 мең сум, юл хәрәкәтен проектлауга 90 мең сум акча юнәлтелде. Былтыр да биләмә Җирле инициативаларны хуплау программасында җиңеп чыгып, Яңа Балтачның Яшьләр, Коммунистик, Базы һәм Тынычлык урамнарында 1700 метр арада юлны күтәртеп эшләү 1457,6 мең сумга төште. Әйткәндәй, агымдагы елга шушы отышлы проект ярдәмендә “МТЗ-82” тракторы һәм аңа тагылма агрегатлар сатып алырга ниятлиләр.
Биләмә башлыгы шулай ук быел да төзү-төзекләндерү җәһәтендә планлаштырылган эшләр белән таныштырды, анда бергәләп катнашырга чакырды, алда торган Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, Бөтенрусия фольклориадасын, районыбыз оештырылуның 90 еллыгын, Бөтенрусия халык исәбен алуны үткәрү һәм башка әһәмиятле чараларны үзбиеклегендә үткәрә алачакларына ышаныч белдерде.
Артабан биләмәдә тәртип саклау мәсьәләләре турында полициянең участок уполномоченные Юрий Валерьевич Асанбаев, янгыннардан саклану җәһәтендә күрелгән чаралар хакында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының яныгыннардан курчалау һәм коткару формированиесе җитәкечесе Азат Нурихан улы Сәетов, быел үтәчәк Бөтенрусия җанисәп алу турында муниципаль район хакимиятенең эшләр идарәчесе Радик Габделфәрит улы Әмирханов, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү мәсьәләләре турында “Экология Т” төбәк операторы вәкиле Ринат Тимершәриф улы Баһманов, пенсия һәм пособиеләр түләү яңалыклары турында РФ Пенсия фонды идарәлеге начальнигы Ләйсән Равил кызы Мостафина сөйләп үттеләр.
Артабан халыктан сорауларга җавап бирү булды. Урында хәл итеп булмаганнары махсус рәвештә язып алынып, җентекләп өйрәнеләчәк һәм алар буенча законда каралган вакытта анык җаваплар җиткереләчәк.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев йомгаклау чыгышында күптән түгел Русия Президенты Владимир Владимирович Путинның еллык Юлламасында күтәрелгән мәсьәләләр районыбызда ничек үтәләчәге турында таныштырды, биләмәдәге хәлләргә бәһа бирде, халыктан үзләренең сорауларына канәгатьләнерлек җаваплар алу-алмавы белән кызыксынды, киләчәктә башкарылачак эшләрдә активрак булырга чакырды, һәркайсына изге теләкләрен җиткерде.
Читайте нас: