ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Баш Бит
30 гыйнвар 2020, 16:35

Бөтендөнья фольклориадасын каршылап

Муниципаль район хакимиятендә

Русия Федерациясе Президенты В.В.Путинның 2017 елның 1 июнендәге 248 санлы “IV Бөтендөнья фольклориадасын үткәрү турында”гы, Башкортстан Республикасы Башлыгының 2017 елның 6 сентябрендәге УГ-145 санлы “2020 елда Башкортстан Республикасында IV Бөтендөнья фольклориадасын үткәрү турында”гы Указларын үти барып, муниципаль район хакимиятендә әлеге мөһим чарага эффектлы әзерләнү максатында узган елның 19 декабрендә әлеге чараны районыбыз территориясендә үткәрү буенча 820 санлы карар кабул ителде.
Әлеге чарага әзерлек буенча муниципаль район хакимиятендә үткәрелеп торучы чираттагы киңәшмәне хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев алып барды.
Чараны җиренә җиткереп оештырып үткәрү муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова җитәкчелегендәге төрле оешма-учреждениеләр җитәкчеләрен берләштергән 26 кешелек оештыру комитетына йөкләтелде. Бу мөһим чараны ныклы әзерлек белән каршы алып, бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлап, үзбиеклегендә үткәрүгә ирешү максатында эшчәнлек планы расланды. Ул үз эченә тәгаен оештыру, санитар-гигиена, профилактика һәм эпидемияләргә каршы чаралар күрү, үткәрү урынын яхшылап әзерләү, мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуны ала.
Карарда шулай ук Чакмагыш мәгълүмат үзәгенә һәм Чакмагыш телевидениесенә әлеге чарага әзерлек барышын, IV Бөтендөнья фольклориадасының районыбызда үтүен матбугат чараларында яктыртып тору тәкъдим ителә.
Билгеле булуынча, агымдагы елның июль аенда республикабызда IV Бөтендөнья фольклориадасы үтәчәк. 21-29 июль көннәрендә дөньяның төрле илләреннән килгән меңәрләгән вәкилләр төбәгебезнең шәһәр-районнарында да булачак. Безгә 8 илдән 300 ләп делегат киләчәге көтелә. Алар почтамт каршындагы үзәк мәйданда милли киемнәрдә, дәүләт флаглары белән сафка тезелеп, Октябрь урамы буйлап район мәдәният йортына юл тотачак. Биредә төрле күргәзмәләр белән танышу, фольклор ансамбльләр чыгышы һәм башка чаралар оештырылачак. Дөнья кунакларына районыбызны җиренә җиткереп яхшылап күрсәтү максатында һәр оешма-учреждениега тәгаен бурычлар җиткерелеп, аларны башкару вакытлары билгеләнелде.
Карар үтәлеше хакимият башлыгы урынбасары Светлана Фларис кызы Шакированың даими контролендә тотылачак.
Читайте нас: