ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Баш Бит
14 февраль 2020, 16:50

Калмашбашлылар тормышларын ямьләү яклы

Авыл биләмәләрендә – хакимият көннәре

Авыл биләмәләрендә – хакимият көннәре
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре җитәкчеләре, районыбызда эшчәнлек алып барган предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләрен һәм белгечләрне берләштергән эшче төркем чираттагы тапкыр урынга чыкты һәм бу юлы Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсендә узган хакимият көнендә катнашты. Чара биләмә үзәгенең мәдәният йортында күп халык катнашлыгында үтте.
Иң тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев җыелышның көн тәртибе белән таныштырды, бүгенге очрашуның максатларын аңлатты, авыллар халкына үзләрен борчыган сорау-үтенечләрне биредәге хакимият вәкилләренә, оешма-учреждениеләр җитәкчеләренә җиткереп, күзгә-күз карашып аларга җаваплар алу мөмкинлегеннән файдаланып калырга чакырды.
Гадәттәгечә, былтыр шушы форматта очрашудан соң үткән чордагы биләмәдәге хәлләр, башкарылган эшләр турында Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Шәфигулла улы Рамазанов җентекле хисап тотты.
Бүген биләмәгә караган өч авылда барлыгы 1047 кеше яши, ел эчендә 7 бала туган, төрле сәбәпләр белән 17 кеше якты дөньяны калдырып киткән. Эш яшендәгеләр 527 кеше, 18 яшькә кадәргеләр 170, 310 пенсионер исәпләнә. Биләмәдә 2 гаилә имин тормыш алып бармый, социаль хәвефле 2 гаилә бар, 22 гаилә күп балалылар исемлегендә.
Биредә җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бара, 2 крәстиян-фермер хуҗалыгы эшли. Калмашбаш урта мәктәбе, балалар бакчасы, 3 фельдшер-акушерлык пункты, авыл мәдәният йорты, күптән түгел эшчәнлеген аякка бастырган Иске Биккенә авылы клубы, почта элемтәсе бүлекчәсе, Саклык банкы филиалы, авыл китапханәсе биләмәдә яшәүчеләргә көндәлек хезмәтләр күрсәтә. Барлыгы 6 сәүдә ноктасы азык-төлек…һәм сәнәгать товарлары белән тәэмин итә.
Мәдәни учак тергезелү узган ел азагында Иске Биккенә халкы өчен олы бәйрәмгә әверелүе турында гәзитебездә язып чыккан идек инде. Биләмә башлыгы белдерүенчә, хәзер аның буш торганы юк, һәр көн диярлек нинди дә булса чара оештырыла һәм халык бик теләп йөри дә икән. Рәвис Сабитов җитәкләгән мәдәнит йорты чын-чынлап авыл халкының яраткан урынына әверелергә өлгергән. Азат Шәфигулла улы мондый хәстәрлек өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка һәм аның урынбасарларына ихлас рәхмәт җиткерде, артабан да бәләкәй авыллар проблемаларына игътибар зур булачагына ышаныч белдерде.
Артабан ул биләмәдә үткән ел барышындагы төзү-төзекләндерү эшләренә тукталды. Төрле дәүләт программаларына таянып, бу җәһәттән шактый күләмле эшләр башкаруга ирешкәннәр, нәтиҗәдә авылларда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш шартлары сизелерлек яхшыра төшкән. Әйтик, Җирле инициативаларны хуплау программасын алыйк. Аңа нигезләнеп, 2016 елда Калмашбаш авылы мәдәният йортын яхшылап ремонтлаганнар, 2017 елда бу программа ярдәме белән Иске Биккенә зираты коймаланылган, 2018 елда Калмашбашта су алу башнясын яңартканнар, 2019 елда биләмә үзәгенең күп өлешендә суүткәргеч линиясе яңартылган. Быел да программа ярдәмендә зур күләмле эш башкарып чыга алачакларына өметләре зур, аңа тиешле документлар тутырылган, әзерлек эшләре тулы куәтенә дәвам итә.
“Эшлекле гамәләр” проекты белән дә күп проблемалардан арына алганнар. 2018 елда Калмаш елгасы аша күперне ремонтласалар, 2019 елда биләмә үзәгендә Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә обелиск төзекләндерелгән. Бу максатта 310 мең сум ярдәм алганнар. Республика бюджеты бүлгән 533 мең сумга Иске Биккенәдә Яшьләр урамында юл төзекләндерелгән, 23 каты көнкүреш калдыклары туплау контейнерлары сатып алуга 323960 сум тотынылган. 232098 сумга 11 контейнер мәйданчыгы булдырылган. Юл хәрәкәтен көйләү өчен проект эшләренә 90000 сум юнәлтелгән, 21500 сумга тукталыш павильоны алып урнаштырганнар. Калмашбаш һәм Кашкар зиратларына ритуаль кирәк-яраклар саклауга 2 будка сатып алынган.
Иске Биккенәдә Тынычлык, Калмашбашта Елга урамнарын төнлә яктырту системасын ремонтлау өчен 310702 сум акча тотынылган.
Быелга да планнары зурдан икән. Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә әйләндереп каплатмалы эттергеч җайланмасына һәм роторлы чапкычка ия “МТЗ-82” тракторын алырга исәп тоталар. Әйтелгәнчә, әле конкурста катнашуга документлар әзерләнеп бетеп килә икән. “Эшлекле гамәлләр” проекты белән 315000 сумга балалар мәйданчыгына ия булырга ниятлиләр. Иске Биккенәдә республика бюджеты ярдәмендә Яр буе урамына юл өслеген ремонтлауга 326000 сум бүленәчәге мәгълүм. Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы белән Калмашбашның ике урамында караңгы мәлдә яктыру системасына капиталь ремонт үткәрмәкчеләр Кашкарда зират коймасы тотарга, Иске Биккенәдә 100 метр озынлыкта фельдшер-акушер пункты тирәли койма тотарга җыеналар.
Боларның һәммәсенә дә әзерлек бара, алардан тыш башка чыганаклар ярдәмендә тагын шактый күп эшләр башкарырга исәпләре бар.
Азат Шәфигулла улы мондый эшләрдә даими хәстәрлекле ярдәм өчен муниципаль район хакимияте, “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте җитәкчеләренә, иганә ярдәме күрсәтүчеләргә, эшләр үзәгендә кайнаучыларга ихлас рәхмәт белдерде. Артабан ул быел көтеләчәк олы вакыйгаларга әзерлек барышы турында сөйләп үтте, авыллар йөзен, кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә эшләр тукталмаячагын вәгъдә итте, имин тормышта яңа хезмәт җиңүләренә өндәде. “Һәркайсыбыз үз өлешебезне кертсәк, тормышыбыз тагын да яхшырак булачагы бәхәссез”, – дип тәмамлады ул чыгышын.
Артабан узган чорда биләмәдә хокук тәртибен саклау, законсыз кылынган явыз гамәлләргә юл куймау, халыкны явыз ниятле мут кешеләр тозагынан курчалау җәһәтендә күрелгән чаралар турында полициянең участок уполномоченные Борис Рәиф улы Галиев, республикада, районыбызда һәм биләмәдә янгыннарга каршы көрәш турында әлеге хезмәт җитәкчесе Азат Нурихан улы Сәитов, быел көз үтәчәк Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлек барышы турында муниципаль район Советы сәркатибе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова, каты көнкүреш калдыкларын туплап утильләштерү мәсьәләләре буенча “Экология Т” җәмгыятенең төбәк операторы вәкиле Ринат Тимершәриф улы Баһманов, пенсияләр һәм пособиеләр тәгаенләп түләүдә Русия законнарына кертелгән яңалыклар турында РФ Пенсия фондының Чакмагыштагы идарәлеге начальнигы Ләйсән Равил кызы Мостафина чыгыш ясадылар.
Халык белән күзгә-күз карашып аралашуда күп сораулар бирелде. Калмашбашка керү юлын төзекләндерү, суүткәргеч линиясен төзеп бетерү, балалар бакчасын киңәйтү яки яңасын төзү, Кашкарда урам юлларын һәм күперләрне ремонтлау, суүткәргеч линиясен аякка бастыру, урамнарны караңгы мәлдә яктырту, үзәк урамнан аргы якка чыгу юлын биегәйтү һәм киңәйтү кебек сорауларның күпчелегенә урында ук җаваплар бирелде, аерым үтенеч-мөрәҗәгатьләр язып алынды, ныклап өйрәнелеп, хәл итү юллары билгеләнелгәч, халыкка хәбәр итәргә килешелде.
Йомгаклау чыгышында Реканс Фәнил улы Ямалеев эшлекле җыенның үтә әһәмиятле булуын ассызыклады, башкарылганнарга тулы анализ бирде, киләчәктә биләмәдә нәрсәләр эшләнеләчәге белән таныштырды, булдырылган уңайлыкларны бергәләп сакларга, төзүтөзекләндерү эшләрендә бердәм катнашырга өндәде. Районыбызда алдагы чорда башкарыласы эшләр турында бәян иткәндә республика җитәкчелегенең эшлекле ярдәме эшсөяр чакмагышлыларның тормышкөнкүрешен артабан да яхшыртуга булышлык итәчәк, дип белдерде. Быел көтелгән илкүләм чараларда да бердәм катнашырга чакырып, һәркайсына иминлек, сәламәтлек, яңа хезмәт уңышлары теләде.
Читайте нас: