ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Баш Бит
14 февраль 2020, 16:45

Победалылар тотырыклы алга омтыла

Хуҗалыкларда – хисап-сайлау җыелышлары

Хуҗалыкларда – хисап-сайлау җыелышлары
“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативколхозы әгъзаларының хисап-сайлау җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Фаил улы Ихсанов, агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы рәисе Ригат Нурый улы Хаҗиев, мәгълүмати- консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров катнашты.
Үткән ел эчендә хуҗалыкка кабул ителгән һәм эштән киткән әгъзалар исемлеге расланылганнан соң көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрне карауга күчтеләр.
Узган хуҗалык елында башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар, агымдагы елга йөкләгән бурычлары турында хуҗалык идарәсе рәисе, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Гата улы Фәйрүзов җентекле хисап белән чыгыш ясады.
«Победа» авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы 5286 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә ия, шуның 3908 гектары – сөренте мәйданлары, 1378 гектарны печәнлек һәм көтүлекләр били. 1900 гектарда бөртекле культуралар игелеп, тулаем уңыш 63401 центнер тәшкил иткән. Аерым культуралар төшеменә килгәндә, арыш һәр гектардан 28,8әр центнер, бодай – 30ар центнер, арпа – 30,5 әр центнер, солы – 42,6шар центнер, карабодай – 20,6шар центнер, борчак 28,7шәр центнер биргән.
Җыелган ашлыкның 20023 центнеры сатылып, хуҗалык кассасына 16416000 сум акча кергән. Бөртеклеләр җитештерүнең рентабельлелеге 40,6 процент тәшкил иткән.
Техник культуралардан көнбагыш һәм шикәр чөгендере үстергәннәр. 200 гектарга чәчелгән көнбагыштан 4093 центнер майлы орлык җыеп алганнар, гектар куәте 20,5әр центнер тәшкил итә. Бу – район буенча икенче күрсәткеч. 1 центнер көнбагышның үзкыйммәте 994,58 сулыга төшеп, аны 1515 сумга сатып, 52 процент рентабельлелек белән колхоз кассасына 7639000 сум акча кергән. 70 гектарда шикәр чөгендере чәчеп, Раевка шикәр заводына 42000 центнер татлы тамыр җыеп озатканнар, гектар көче 600 центнер булган. Шикәр комын сатудан колхоз кассасына 2173000 сум акча кергән.
Игеннәрне урып-җыю үз комбайннары белән башкарып чыгылган. Механизаторлар Ирек Бохаров барлыгы 21125 центнер, Мәкки Камалетдинов 21510 центнер, Фәннүр Сәлимов 20766 центнер иген суктырып алган. Ашлык тануда водительләр Рәүф Фәтыйхов (21210 центнер), Шамил Галиев (20660 центнер), Искәндәр Садыйков (21530 центнер) тырышлыклары белән аерылып торган, шикәр чөгендерен үстереп алуда Илнур Миңнекәевның тырышлыгы бәһалап бетергесез зур.
1638 гектарда мал азыгы үстереп, 8100 центнер яхшы сыйфатлы печән, 46200 центнер сенаж, 58400 центнер силос, 15850 центнер салам, 9000 центнер ашлык фуражы тупланган. Һәр шартлы мал башына хәзерләнгән азык күләме 54,9 центнер туры килә (районда беренче күрсәткеч).
569000 центнер мал азыгын сатып җибәргәннәр.
Агымдагы ел уңышына ныклы нигез салып куелган. 2110 гектар мәйдан көздән сөреп калдырылган, җитәрлек күләмдә уҗым культуралары чәчелгән. Язгы культуралар орлыгының 70 проценты беренче, 30 проценты – икенче репродукцияле. Барлыгы 350 тонна минераль ашламалар сатып алынган, һәр гектарга 48 әр килограмм тәэсир итүче матдәдә кертәчәкләр. 5908 тонна органик ашлама керткәннәр, 1208 гектар мәйданга салам туратып сиптереп ашлаганнар.
Быелгы ел башына хуҗалыкта 995 мал сыер юлы, 39 атлары бар. Узган елда барлыгы 21996 центнер сөт җитештереп, шуның 19781 центнеры беренче сорт белән сатылып, хуҗалык кассасына 37793000 сум акча кергән. Сөт җитештерүдән 2842000 сум саф табыш алынган, рентабельлелеге 13,3 процент.
Биредә эшләүче 68 кешенең һәркайсы уртача аена 23499ар сум хезмәт хакы ала.
Артабан Рәсүл Гата улы һәр тармак буенча тырыш хезмәт өлгеләре күрсәтүчеләрне исемләп атады, аларның күрсәткечләрен барлады. Барлык тармакларда да көтелгән күрсәткечләргә ирешә алмауның объектив һәм субъектив сәбәпләрен күрсәтте, алардан чыгу юлларын дәлилләде.
Гомумән алганда, күрсәткечләр ярыйсы, дип билгеләде ул һәм яуланган позицияләрне арттыра бару өчен бердәм тырышлык белән көндәлек хезмәтне олы җаваплылык тоеп башкарырга чакырды.
Артабан хуҗалык белгечләре – баш инженер Илдар Вәгыйзь улы Миңлегалиев, хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек техникасы буенча инженер Рита Рифгать кызы Хәйруллина, баш зоотехник Илдар Лотфыйрахман улы Төхвәтуллин чыгышлары тыңланды.
Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова үз чыгышында кооператив идарәсе эшчәнлеген яхшы яклап телгә алды, биләмәдә төрле чаралар үткәрүдә ихлас ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт җиткерде, җыелышта катнашучыларның һәркайсына иминлек, бәхет, сәламәтлек, яңадан-яңа хезмәт уңышлары теләде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов победалылар эшчәнлегенә яхшы бәһа бирде, гомум район күрсәткечләрендә өлешләрен тәгаен саннар белән дәлилләде, уңай һәм җитешсез якларын анализлады, югарырак күрсәткечләргә ирешү юлларын күрсәтте. Сүзендә ул аграрийлар алдына республика Хөкүмәте тарафыннан 2024 елга кадәрге чорга билгеләнгән стратегик бурычларны бәян итте, моңа ирешү өчен һәр эшчедән, һәр белгечтән һәм җитәкчедән тырышлыкны берничә тапкырга арттыру таләп ителә, дип билгеләде.
Чыгышы азагында фидакарьлекләре белән аерылып торган берничә хезмәт алдынгысына муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырып, барсына да иң изге теләкләрен җиткерде.
Агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Ригат Нурый улы Хаҗиев та победалыларның фидакарь хезмәтенә лаеклы бәһа бирде. Күп өлкәләрдә ирешкәннәре бөтен районга өлге булып торуын дәлилләп, шулай ук тырышлыкны арттыру таләп ителгән участокларны барлады, хезмәтнең эффектлылыгын югарырак биекләргә күтәрү юлында үз киңәшләрен бирде. Сүзен йомгаклап, озак еллар намуслы эшләгән берничә хуҗалык алдынгысына профсоюзларның республика һәм район комитетларының бүләкләрен тапшырып, ихлас теләкләр җиткерде.
Артабан хуҗалыкның баш бухгалтеры Илүсә Гайнел кызы Мөҗипова еллык хисапны укып ишеттерде, ел дәвамында идарә әгъзалары кабул иткән карарларны, сатып алучылар һәм хезмәтләр тәкъдим итүчеләр белән төзешелгән килешүләрне, агымдагы елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге планнарын укып ишеттерде һәм җыелыш аларны бертавыштан хуплады.
Яшьләре җитеп, хаклы ялга чыгучылар бүләкләр белән озатылды, аларның зур күпчелеге эшчәнлеген дәвам итәргә ризалык белдергәннәр.
Профсоюз оешмасы эшчәнлеге турында хисап белән танышып үткәннән соң быел үтәчәк район конференциясенә делегатлар сайлап куелды.
Җыелыш узган елда барган хезмәт ярышына йомгак ясап, анда җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Тырышлыклары өчен акчалата һәм тере мал белән бүләкләнгән хуҗалык әгъзаларының горур йөзләренә карап, победалыларның киләчәккә ышанычлы адымнар белән җиңүләр юлыннан тайпылышсыз алга барачагына ныклы ышанычыбыз тагын та арта төште. Һава шартлары гына уңай килсен, булдыклы хезмәткәрләр дә, белгечләр дә сынатмаячак. Моның өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар.
Читайте нас: