ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 декабрь 2019, 12:07

Бер күрешү – үзе бер гомер

Мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләрен башкалардан ким хис итәргә тиеш түгел. Моңа ирешү юнәлешендә районда соңгы елларда бихисап эшләр башкарыла.

Инвалидларның тормыш-көнкүреше, аларны җәмгыятьтә яшәүгә җайлаштыру-яраклаштыру районда өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Аларга төрле яклап рухи һәм матди ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәрелә. Ел дәвамында әлеге төр гражданнарга район хакимияте, социаль яклау

бүлекчәсе һәм “Гаилә” социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре консультацияләр үткәрә, бушлай юридик ярдәм күрсәтелә, актуаль мәсьәләләргә кагылышлы “түгәрәк өстәл” ләр оештырыла. Шулай ук бу категория гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр, психологик ярдәм күрсәтелә. Халыкара инвалидлар көнендә дә ял итү, спорт ярышлары һәм башка чаралар оештырылды. Биләмәара район китапханәсендә “Аз

гына булса да күңелне юатыйк” дип аталган әдәби сәгать үтте. Әлеге чараны район инвалидлар җәмгыяте һәм китапханә хезмәткәрләре оештырды. Иң беренче чиратта китапханәче Ләйсән Әхмәдиева залда утыручыларга әлеге датаның үзенчәлеге турында сөйләп үтте. Бу көннең батыр, максатчан кешеләргә багышланганлыгын ассызыклады. Чыннан да, мөмкинлекләре mчиклеләрнең дөньяга карашы, барлык уңай күренешләрдән юаныч табып, кайчакта сәламәт кешеләр дә булдыра алмаганны эшләүләре, алар арасында иҗат, сәнгать әһелләре, спортчылар байтак булуы гаҗәпләндерә. Без моның шулай икәненә район күләмендә оештырылган андый соклангыч кешеләр белән очрашуларда тагы бер кат инанабыз. Үткән елда, мәсәлән , якташыбыз,блогер Рөстәм Нәбиев белән очрашуда аның рух ныклыгына, сәламәт тормыш алып баруына соклану хисләре

күңелләрдә бүген дә саклана. Әдәби сәгатьтә Ләйсән Дамир кызы танылган башкорт композиторы Салават Низаметдинов һәм шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйкованың тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Ә инде талантлы якташыбыз, каләм остасы Зимфир Әхияровның очрашуда катнашуы үзе бер бүләк булды. Кунаклар тагы да Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының уен коралларында моңлы көйләр башкаруын, Рәйлә Нуриханова җитәкчелегендәге бию төркеменең чыгышларын яратып кабул иттеләр. Гомумән, бирегә җыелган инвалидларның күтәренке рухлы, шат күңелле, сәләтле булулары сокландырды. Аларның йөзләрендә самимилык, тормышның һәрбер мизгеле, һәр минутыннан тәм табып калырга тырышлыклары

сизелде. Чарада катнашучылар Ф. Яруллин, К. Шәфыйкова китапларыннан торган “Тормыш кырыслыкларын җиңеп” дип аталган күргәзмәне һәм Лу Браил шрифты белән язылган китапларны зур кызыксыну белән карадылар. Әйе, күңел күрмәк – бер калҗа, дип, дөрес әйтәләр. Очрашу һәм үзара

фикер алышу чәй табыны артында дәвам итте. Аннан һәркем кәнәгать булып, иганәчеләргә һәм оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралышты. Район инвалидлар җәмгыяте матди ярдәм күрсәткән И. Садыйков җитәкчелегендәге ЛАЭСЛДПСның “Чакмагыш” бүлекчәсенә рәхмәтле. Җәмгыятьтә һәр кеше төрле һәм үзенчә, кабатланмас шәхес. Ходай тарафыннан җибәргән сынаулар да һәр кешегә тигез бирелмәгән. Әмма, ни генә булмасын, бар.
Читайте нас: