ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 гыйнвар 2020, 11:53

КЫШ БАБАЙДА КУНАКТА

Барыбызның да могҗизаларга ышанасы килә. Кыш җитү белән Кыш бабайны зарыгып көтәбез , ә балалар бигрәк тә. Хәзер кечесе, олысы — теләгән һәркем Кыш бабайга хат юллый ала. Шул уңайдан Үрнәк мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары да хат язып, Уфа шәһәрендә 17нче тапкыр үткәрелгән балалар проекты – “ Кыш бабайга хат язу” конкурсында катнаштылар.Бу конкурска балалар үзләренең ел буена эшләгән яхшы эшләрен, уңышларын яздылар. Бәйрәмгә чакыру кәгазе алу, Кыш бабай белән очрашу Ильназ Гәрәевка насыйп булды . Без 6 гыйнвар көнне Уфа шәһәре мәдәният сараенда үткән бәйрәм тантанасында катнаштык. Бу бәйрәмдә республикабызның барлык төбәкләреннән килгән 1500 балага Кыш бабай белән очрашу бәхете елмайды. Җыр-биюләр белән матур башланды ул. Тәүдә Кыш бабай барыбызны да Яңа ел белән котлады, һәркемгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иминлек теләде.Төрле җәнлекләр образларындагы егетләр һәм кызлар Яңа елга багышланган кызыклы тамаша күрсәтте. Билгеле, бәйрәм Көнчыгыш календаре буенча 2019ел белән 2020 ел символлары –Дуңгыз белән Комакның тартышуыннан башка була алмый иде. Яңа ел бәйрәме шулай ук Шүрәледән башка да күңелсез булыр иде. Шүрәле, ел символлары, әкият геройлары – барысы да сәхнәдә тамаша уйнады. Күңелле сәхнә тамашасы ялгыз җырчылар, күмәк җырлаулар, биюләр, уеннар белән аралаштырылып барылды. Шул арада балаларны да биетеп алдылар. Бәйрәм бик мавыктыргыч, матур оештырылган иде. Кыш бабай һәр балага бүләкләр, күчтәнәчләр таратты. Алдагы елга да хат язарга, яхшы эшләрне күбрәк эшләргә кушты. Бәйрәмнән һәр бала шатланып, күтәренке кәеф белэн таралыштылар.

Безгә Яңа ел кәефе бүләк итүчеләргә! Яңа ел белән сезне, дуслар! Исән-сау булыйк!

Эшегездә уңышлар теләп,
Раушания Гәрәева, Киндеркүл мәдәният йорты мөдире.
Читайте нас: