ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 гыйнвар 2020, 18:55

Һөнәри бәйрәм белән, хезмәттәшләр!

Бүген журналистлар һәм вакытлы матбугат басмалары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели.

Бүген журналистлар һәм вакытлы матбугат басмалары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели. 317 ел элек, нәкъ шушы көнне – 13 гыйнварда рус телендәге беренче гәзит дөнья күрә. Хәзерге вакытта Русиядә кырык бер меңнән артык гәзит һәм журнал нәшер ителә.
Бу дата патша Петр I тәкъдиме белән басыла башлаган беренче иң массакүләм гәзит –“Ведомости” хөрмәтенә сайлап алына. Аның «Ведомости о военных и иных делах, достойных знания и памяти, случившихся в Московском Государстве и во иных окрестных странах» дип исемләнгән беренче саны 1703 елның (2) 13 гыйнварында дөнья күрә.
Бүгенге көндә Русиядә 67340 вакытлы матбугат басмасы теркәлгән. Аларның 41038е – гәзит һәм журналлар. Редакцияләр һәм журналистлар эшчәнлеге турында йөзләгән китаплар язылган һәм фильмнар төшерелгән.
Читайте нас: