ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 гыйнвар 2020, 14:40

Бүләкләрегезне килеп алыгыз!

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз!
Яңа 2020 елны сафларыбызны югалтмыйча, өр-яңа көч-дәрт белән башлап җибәрдек. Абунәче дусларыбызның беркадәр арта төшүе дә куанычлы. Кемнәрдер вакытында язылмый калган булса, электә бүлекчәләренә, почтамтка, урыннардагы почтальоннарга мөрәҗәгать итеп, киләсе ай башыннан гәзитне ала башлау мөмкинлеге булуын да онытып җибәрмәскә чакырабыз.
Гәзитебезгә язылу кампаниясе барышында актив абунәче дусларыбыз арасында лотерея отышларын үткәргән идек. Үзләренә тигән бүләкләрне әлегәчә килеп алмаучылар бар әле. Хәтерегезгә төшерәбез: аларны тиз арада килеп алсагыз иде, үзегез белән паспортларыгызны һәм ИНН таныклыкларыгызны да алырга онытмагыз. Үзләренең бүләкләрен район үзәгенең Яшьләр урамындагы 89 санлы йортта яшәүче Р. Шәйхуллинаны, Галимов урамының 5 санлы йортында яшәүче Р. Тимашевны, шул урамда 74 санлы йорттан А. Әхмәтгалиеваны, Полевой урамында 39/2 санлы йортта яшәүче В. Нәбиева белән әлеге урамда 76 санлы йортта яшәүче А. Муллаяновны, Совет урамындагы 94 санлы йортта яшәүче Ф. Кирәеваны, Юбилейный урамында 38 санлы йортта яшәүче Р. Сәлимованы, Яңа Балтач авылында Тукай урамында 24 санлы йортта яшәүче К. Васиковны, Кәшәк авылында Х. Арсланов урамындагы 10нчы йортта яшәүче Н. Вәлитованы якын көннәрдә килеп алуларын көтәбез. Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, бәрәкәтле матур тормыш телибез.
Мөхәрририят.

Читайте нас: