Рапат авылының Илфак Смаков исемен йөрткән мәдәният йортында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча төшерелгән “Сеңлекәш” нәфис фильмын карап, “түгәрәк өстәл” артында тикшерү үтте. Режиссер Александр Галибин җитәкчелегендәге иҗади төркем узган ел тууына 100 ел тулу киң
билгеләнеп үтелгән башкорт әдәбияты классигының әлеге әсәрен үтә оста экранлаштыруга ирешкән. Залда утырган яше-карты фильмбарышында актерлар уенына әсәрләнеп, Бөек Ватан сугышы елларында өлкәннәр һәм балалар кичергәннәрне үз йөрәкләре аша үткәреп утырдылар. Сеанс тәмамлангач, “түгәрәк өстәл” утырышында урындагы урта мәктәпнең 9-10 сыйныфлары укучылары, укытучылар, авыл биләмәсендәге учреждениеләр хезмәткәрләре, авыл халкы белән берлектә аның буенча фикер алышу оештырылды. Яшь буын вәкилләре фильмда тасвирланган хәлләрдә һәм аның геройларына карата үз фикерләрен, мөнәсәбәтләрен җиткерделәр. Өлкәннәр үз игътибарын фильмның патриотик, гаиләдә аналарның роле, гаилә кыйммәтләре, бала тәрбияләү хисләренә юнәлттеләр. Олы яшьтәге апалар күз яшьләре аша күңелләрне тетрәндергән күренешләр, гади совет кешеләре, халкы төрле телләрдә аралашкан, әмма бер-берсен яхшы аңлаган, һәрчак ярдәмгә ашкынып торган олы илебез турында сөйләделәр. Нәни актерларның уены да җентекләп тикшерелде, аларның осталыгы дәлилләнде. Чара барышында әлеге кебек фильмнарның күбрәк төшерелүе илебез гражданнарын тәрбияләүдә зур ярдәм булуы турында фикерләр әйтелде. Авыр сугыш мәлендә дә авылларның бердәмлеге, кешеләрнең үз эченә йомылмавы, “яшел елан” белән дуслашып, күңеленә тынычлык табарга омтылмавы ассызыкланды. “Аек авыл” бәйгесендә катнашучы рапатлылар әнә шундый чаралар белән киләчәгебез тамырына балта белән чабучы яман гадәтләрне искәртүне, бөтенләйгә корытуны максат итеп куйганнар.