ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 февраль 2020, 17:39

Урындагы инициативаларны яклау программасын – тормышка!

Урындагы инициативаларны яклау программасы авыл җирлегендә бик күп күләмле эшләр башкарырга мөмкинлекләр бирә. Бүгенге көндә Башкортстан Республикасы җитәкчелеге һәм район хакимияте халыкның көнкүрешен якшыртуга зур әһәмият бүлә. Авыл биләмәләре шушы, программага кереп, халык белән берлектә нинди дә булса эш башкара. Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе дә 4 ел рәттән бу программада катнашып, hәрберсендә җиңү яулады. 2016 елдан башланган программа нигезендә балалар уен мәйданчыгы, 2017 елда авыл Советына трактор алынды. 2018 елда Тайняш урта мәктәбенең түбәсе профнастилга алыштырылды, яңа евротәрәзәләр куелды. Ә 2019 елда юлларны төзекләндерү максатында Тайняш авылының Үзәк урамына асфальт түшәлде. Быел да шушы отышлы һәм файдалы программада катнашып, Тайняш авылында халыкны су белән тәэмин итүне яхшыртуга ирешү планлаштырылган.
Урындагы инициативаларны яклау программасы ел саен дәвам итеп, Тайняш авыл биләмәсе җирлегендәге калган башка бик күп зур мәсьәләрне дә хәл итәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез.
Ләлә Шәймәрданова,
яшьләр эшләре буенча белгеч.
Читайте нас: