ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 февраль 2020, 17:25

Рәҗәплеләрне нәрсәләр борчый?

Авыл биләмәләрендә хакимият көннәре дәвам итә. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралыподразделениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, районыбызда эшләп килүче төрле предприятие, учреждение һәм оешмалар җитәкчеләре берлектә биләмә халкы беләнаралашырга килгән чираттагы урын Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе үзәгендәге

Авыл биләмәләрендә хакимият көннәре дәвам итә. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы
подразделениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, районыбызда эшләп килүче төрле предприятие, учреждение һәм оешмалар җитәкчеләре берлектә биләмә халкы белән аралашырга килгән чираттагы урын Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе үзәгендәге мәдәният йорты булды. Чараны ачып җибәреп, муниципаль район хакимияте башлыгы
Реканс Фәнил улы Ямалеев аның максатларын, көн тәртибен аңлатып китте, форсаттан файдаланып, үзләрен борчыган сорауларны уртага салып сөйләшергә чакырды.
Иң тәүдә биләмә хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев узган 2019 елда биләмәдә башкарылган эшләр, социаль-иҗтимагый тормыш хәле турында җентекле хисап белән чыгыш ясады. Бирегә караган 10 авылның 7 сендә 1310 кеше 513 хуҗалыкта күркырлы тормыш алып бара. Узган чорда 10 сабый якты дөньяга килгән, төрле сәбәпләр белән 19 кеше вафат булган. Биләмә халкының 40 проценты – 520 кеше – эш яшендәгеләр, 18 яшькәчә 213 бала, 503 пенсионер бар. 19 гаилә күп балалылардан исәпләнә, кызганычка каршы, 2 гаилә социаль хәвеф төркемендә, 4 имин булмаган гаилә дә исәпләнелә. Биредә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен ямьләү өчен тырышлык
салучы мәдәният хезмәткәрләре, укытучы-тәрбиячеләр, өлкән яшьтәге гражданнарны реабилитацияләү үзәгенең филиалы, сәүдә, фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәт-
кәрләре һәм башкалар турында яхшы яклап телгә алып, Фәнүз Фәйрүз улы узган чорда башкарылган төзү-төзекләндерү эшләренә тукталды. Иң элек ул Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә эшләнелгәннәрне барлады. Шулай ук “Эшлекле гамәлләр” программасы да зур ярдәм итә икән: 2017 елда мәктәпнең җылы-
ту системасын яңартканнар, 2018 елда Яңа Бирде урамнарын караңгы мәлдә яктырту челтәрен эшләткәннәр, узган 2019 елда үзәк авылда Бөек Ватан сугышы яугирләре
хөрмәтенә обелиск куюга ирешкәннәр.
(Язманың ахырын гәзитебезнең 11 санында укый аласыз)
Читайте нас: