Тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның – әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы җирдә канлы бәрелешләрдә туган илләренә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алганафәт ул әфган сугышы!
Ел саен февраль аенда Тайняш мәдәният йортында кайнар нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу уздырабыз. Тайняш авыл җирлегеннән Әфган җирендә 17 егетебез хәрби-интернациональ бурычын үтәгән. Очрашу китапханәдә китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланды. Алар хөрмәтенә уздырылган очрашуны Тайняш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков ачып, Әфган сугышы китергән югалтулар турында сөйләде. "Кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдашларыбыз туган илләренә тугрылыкларын армия хезмәтендә генә раслап калмадылар. Әфганстанда хезмәт иткән 4 егетебезнең авылыбызда төпләнеп, бәхетләрен үз җиребездә табуы, шул җирдә хезмәт салды – аларның туган якка булган мәхәббәтләрен раслаучы тагын бер дәлил", – диде ул. Сугышчы-интернационалчылар солдат хатирәләре белән уртаклаштылар, армиягә киткән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерделәр. Аларның берсеннән дә солдат хезмәтеннән зарлану, тормыш авырлыкларына сукрану кебек сүзләр ишетелмәде. Киресенчә, һәр туган көнгә сөенеп, үз авылыбыз, мәктәбебез белән горурланып яшәргә чакырды алар укучыларны. Очрашу концерт номерлары белән аралаштырып алып барды. Гүзәл Хановны.