ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 февраль 2020, 18:00

Ватан сакчылары көне уңаеннан

Илдә билгеләнгән Ватан сакчылары көне уңаеннан Республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Җиңү паркында шушы уңайдан үткән тантананада катнашты. Ул Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов белән Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчкәләр салды. Шулай ук республика җитәкчесе төбәкнең күп милләтле халкы исеменнән Мәңгелек утка, Ишембай районы каһарманнарына багышланган стелага исә шәхсән үз исеменнән чәчәк бәйләме куйды.

“Бүген безнең өчен мөһим көн – Ватан сакчылары көне билгеләнә. Мин барысына да тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек телим. Без үз чиратыбызда кешеләр тормышы уңайлы булсын өчен барсын да эшлибез. Ә сез безне яклагыз”, – диде төбәк Башлыгы тәбрикләү сүзендә.

Мәгълумат һәм фото чыганагы: Башкортстан Республикасы Башлыгы сайты.
Читайте нас: