ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 март 2020, 16:05

Эстетика елы Чисталык көннәре белән башлана

Төбәк башлыгы Радий Хәбировның 2019 елның 17 октябрендә кул куелган 341 санлы Указы белән 2020 ел Башкортостан Республикасында Торак пунктлар эстетикасы елы: газоннар, тротуарлар, яктырту, коймалар дип игълан ителде. Агымдагы елның 10 мартында республика җитәкчесе Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Чисталык көннәрен үткәрү турындагы 88 санлы боерыкны имзалады. Документта төбәкнең муниципаль районнары һәм шәһәр округлары биләмәләренең санитар-экологик торышын яхшырту максатында аларда йорт алларын, урамнарны, юлларны, парк, скверларны тазарту һәм төзекләндерү буенча Чисталык көннәрен үткәрергә тәкъдим ителә. Бу эшләргә муниципаль берәмлекләрдә урнашкан оешма-предприятиеләр җәлеп ителә. Әлеге Указны тормышка ашыру максатында муниципаль Чакмагыш районы хакимиятендә муниципаль район биләмәсендә Эстетика елын үткәрү чикләрендә “Чисталык көне”н билгеләү турында карар кабул ителде. Бу документка ярашлы, муниципаль районда агымдагы елның апрель аеннан октябрь аена кадәр торак пунктларны төзекләндерү буенча чаралар үткәрүнең һәр атнага исәпләнгән графигы төзелә. Әлеге график нигезендә һәр атнаның җомга көне “Чисталык көне” дип игълан ителә, бу көнне 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр төзекләндерү-санитар чистарту буенча эшләр башкарыла. Документта шулай ук авыл биләмәләре хакимиятләре башлыкларына, оешма, учреждение, предприятиеләр һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә үзләренең территорияләрендә Торак пунктларында эстетика елын үткәрү чикләрендә Чисталык көннәрен һәм санитар тазарту, төзекләндерү, яшелләндерү өмәләрен оештырып үткәрү бурычлары куела. Яшәгән җирбезне, туган районыбызны пөхтәлектә-чисталыкта тоту тәү чиратта үзебез өчен мөһим. Шуңа да бу өмәләрдә бердәм катнашыйк, хөрмәтле райондашлар.
Читайте нас: