ИГЕНЧЕ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 март 2020, 18:10

Җинаятьчелеккә каршы – бердәм көч белән

Район эчке эшләр бүлеге каршында эшләп килүче җәмәгатьчелек киңәшмәсенең (советы) яңа составы бүлек начальнигының 2019 елның 24 маендагы 375 санлы боерыгы белән расланган иде. Күптән түгел аның узган чордагы эшчәнлеге йомгаклары каралган чираттагы утырыш үтте.

Район эчке эшләр бүлеге каршында эшләп килүче җәмәгатьчелек киңәшмәсенең (советы) яңа составы бүлек начальнигының 2019 елның 24 маендагы 375 санлы боерыгы белән расланган иде. Күптән түгел аның узган чордагы эшчәнлеге йомгаклары каралган чираттагы утырыш үтте.
Чараны җәмәгатьчелек советы рәисе, отставкадагы полковник Ринат Әнвәр улы Фәтыйхов ачты һәм алып барды. Иң тәүдә район эчке эшләр бүлегенең узган елдагы оператив-хезмәт эшчәнлегенең төп йомгаклары белән таныштылар. Бу турыда җәмәгатьчелек советы әгъзасы – эчке эшләр бүлегенең хезмәткәрләр составы белән эшләү төркеме җитәкчесе, эчке хезмәт подполковнигы Вадим Дамир улы Кадыйров җентекләп сөйләп үтте. Ул бүлек подразделениеләренең берлектәге тырыш хезмәте белән җинаятьләр санын киметүгә ирешүләре, бу җәһәттән җәмәгатьчелек советы янгыннан да эшлекле ярдәм күрсәтелүе турында белдерде.
Артабан Ринат Әнвәр улы җәмәгатьчелек советының узган чордагы эшчәнлеген төрле юнәлешләр буенча анализлады. Җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр (рәисе – Фәнис Фидан улы Әмирханов), хокук тәртибе кагыйдәләрен бозуларны искәртү, патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия мәсьәләләре (Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева), полиция хезмәте эшчәнлегенә күзәтчелек (Гөлнара Әнәс кызы Абзалова) буенча комиссияләрнең район эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелек белән берлектә тыгыз эшчәнлеге полиция хезмәткәрләренә зур ярдәм күрсәтүе, рай- оныбызда җинаятьчелекне һәм хокук тәртибен бозу очракларын киметүгә китерүе турында белдерде. Каралган ике мәсьәлә буенча да эшчәнлек канәгатьләндерерлек булды, дигән нәтиҗә ясалды. Артабан агымдагы елга эшчәнлек планы расланды. Анда да районыбызда хокук тәртибе тантанасы хакына эшчәнлек юнәлешләре анык билгеләнде, һәр чараны оештырып үт- кәрү өчен җаваплы кешеләр тәгаенләнде. Дүрт бүлектән торган әлеге план, һичшиксез,
халык мәнфәгатьләренә хезмәт итәр, дип өметләнәбез.
Читайте нас: