ИГЕНЧЕ
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 апрель 2020, 15:45

Заявкалар кабул итү вакыты озайтыла

Төбәкнең Гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фонды Башкортстан Республикасының дәүләт телләре һәм Башкортстанда яшәүче халыкларның милли телләрен саклап калу һәм үстерүгә юнәлтелгән грантлар конкурсына заявкалар кабул итү вакытын озайтты.

Төбәкнең Гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фонды Башкортстан Республикасының дәүләт телләре һәм Башкортстанда яшәүче халыкларның милли телләрен саклап калу һәм үстерүгә юнәлтелгән грантлар конкурсына заявкалар кабул итү вакытын озайтты. Алар 21 апрельгә кадәр (бу көнне дә кертеп) кабул ителә.
Конкурста катнашу өчен заявкаларны урындагы вакыт белән 21 апрельнең 23.59 сәгатенә кадәр тапшырырга була. Бу карар күп санлы эшәчәнлеге коммерциягә нигезләнмәгән җәмгыятьләр үтенече буенча кабул ителде. 4 апрельдән 30 кадәр илдә эш көне булмаган көннәр игълан ителү сәбәпле, алар заказ биргән белешмәләрне алып өлгерә алмаган.
Бу хакта аңлатма биреп, Гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фонды җитәкчесе Люция Юлуева болай диде: “Фонд үткәргән һәр бәйге анда катнашучылар категориясе белән аерылып тора. Бу бәйгедә грантка дәгъва итүчеләр даирәсе аеруча киң. Алар – Башкортстан Республикасының эшәчәнлеге коммерциягә нигезләнмәгән җәмгыятьләре, дәүләт һәм муниципаль бюджет учреждениеләреннән башлап, Русиянең башка төбәкләрендә эшчәнлек алып баручы коммерциягә бәйле булмаган җәмгыятьләренә кадәр. Аларның проектлары башкорт телен республикадан читтә дә саклап калу һәм үстерүне күзаллый ”.
Фондта шуны да ассызыклап әйтәләр: быел дәүләт бюджет учреждениеләренә һәм муниципаль бюджет учреждениеләренә бу оешмаларның реорганизацияләү, ябылу этабында булмавы яки аларга карата банкротлык процедурасы бармавы турындагы белешмәләр бирелми. Хәзер алар мондый белешмәләрне ирекле формада язып тапшыра (барлык белешмәләрнең өлгеләре «Гранты РБ» порталындагы «Документы» бүлегендә урнаштырылган).
“Без онлайн-мәйданчыкларга күчүгә бәйле проектлар көтәбез. Алар Башкортстанда яшәүче һәр кешегә бәйгедә катнашу өчен яңа мөмкинлекләр бирә, тормыштагы чикләрне юк итеп, виртуаль чикләрне ача. Онлайн-мәйданчыклар булдыру туган телләрне популярлаштыру өчен яңа ысуллар һәм һәм заманча бәйләнеш чараларын кулланып республикада яшәүчеләрне берләштерергә ярдәм итә. Бу очракта вакыт һәм чакрымнар бөтенләй мөһим түгел”, – ди фонд җитәкчесе Люция Юлуева.
Мәгълумат һәм фото чыганагы: “Башинформ” агентлыгы.
Читайте нас: