ИГЕНЧЕ
-7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 апрель 2020, 13:50

Сак булыгыз: урман янгыннары!

20 апрельдән Башкортстан урманнарында янгын хәвефе югары булган сезон башланды, дип хәбәр итәләр бу тармак ведомствосыннан.

20 апрельдән Башкортстан урманнарында янгын хәвефе югары булган сезон башланды, дип хәбәр итәләр бу тармак ведомствосыннан. Көннәр җылыну сәбәпле, республика биләмәсендә Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчер хезмәте тарафыннан муниципаль районнар биләмәләренә караган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм башка категория җирләрендә идентификацияләгән термонокталарның саны да, мәйданы да арткан.
2019 елда республика урман хуҗалыгы фонды биләмәсендә 2232 гектарда 160 урман янгыны теркәлде. Аларның 11-е 1134 гектар мәйданны ялмап алган көчле янгыннар булды. Урман янгыннарын сүндерүгә 3276 кеше һәм 1018 данә техника җәлеп ителде. 160 янгынның 133е беренче көнне үк сүндерелде. Янгыннарның 74 процент очрагының барлыкка килү сәбәбе антропоген факторга бәйле, аларның 32-се – халыкның ачык ут белән саксыз эш итүе нәтиҗәсе. 82 янгын –табигать, 3-се техноген факторларга бәйле барлыкка килгән. 1 янгынның сәбәбе ачыкланмаган. Урман янгыннарын сүндерү максатында тотынылган чыгымнар күләме 6 млн. сум тәшкил иткән.
Мәгълумат һәм фото чыганагы: “Башинформ” агентлыгы.
Читайте нас: