ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 Май 2020, 21:06

Гаиләләр турында хәстәрлек күреп

Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән республикада «Продукты Башкортостана. С заботой о вас» шәфкатьлелек проекты старт алды. “Бердәм Русия” партиясенең әлеге проекты чикләрендә тормышка ашырылган “Наша забота” акциясе барышында төбәкнең эре сәнәгать предприятиеләренең матди ярдәме белән 100 мең азык-төлек җыелмасы формалаштырылды. Башкортстан җирлегендә җитештерелгән продуктлар җыелмалары төбәктә яшәүче аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләргә тапшырыла.

2 майда “Наша забота” акциясе чикләрендә безнең районга да шушы азык-төлек җыелмалары китерелде. Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәмм социаль яклау министрлыгында төзелгән исемлек буенча Яшьләр үзәгенең “Без бергә” волонтерлар оешмасы әгъзалары аларны адресатларына тапшыра. Югары әзерлек һәм үзизоляция режимы игълан ителгән җиңел булмаган чорда төбәк җитәкчелегенең бу хәстәрлеге гаиләләргә зур ярдәм булачак.
Читайте нас: