ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 Май 2020, 14:50

Каһарманлык даны үлемсез

Районыбызда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналар яңа форматта, әмма истә калырлык үтте

Хәбәр ителүенчә, быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы бөтен илебездә коронавирус чире буенча игълан ителгән дөньякүләм пандемия шартларында массакүләм чаралардан башка уздырылды. Безнең районда да ул үзенчәлекле үтте. Бәйрәмне барлык авыл биләмәләре дә ныклы әзерлек белән каршы алды: Бөек Ватан сугышы каһаманнары хөрмәтенә урнаштырылгн һәйкәл-обелисклар тәртипкә китерелде (табигать казасы аркасында Югары Аташта хәтта яугирләр исемлеге уелган мәрмәр тактаташ та ватылган иде, аны Җиңү көненә кадәр яңарта алдылар), урамнар җыештырылды, мәдәният, мәгариф учреждениеләрендә онлайн режимда бик күп эчтәлекле чаралар оештырылды, сугыш һәм тыл ветераннары исемлекләре барланылды, һәркайсының хәлләре белешелеп, кирәк булган ярдәм күрсәтелде. 9 май көнне дә һәртөрле истәлекле чаралар күп үткәрелде. Реконструкция үткәрелеп, яңартылучы Җиңү паркында Мәңгелек ут янган Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә урнаштырылган обелискка венок һәм чәчәк гөлләмәләре салу – күптәннән яшәп килүче традиция. Гадәти булмаган форматта үткән бәйрәм тантаналары быел да әлеге изге эш белән башланып китте. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов, муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин, район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов, хәрби комиссариат, оешма-учреждениеләр вәкилләре – барлыгы дистәдән артык кеше тантаналы шартларда 19411945 елларда илебез азатлыгы хакына канкойгыч бәрелешләрдә катнашкан, гомерләрен корбан иткән һәм яудан кайтып, калган бөтен гомерләрен фидакарь хезмәттә үткәргән, бүген инде бик сирәк торып калган каһарманнар хөрмәтенә булдырылган мемориаль комплекска веноклар һәм чәчәк гөлләмәләре салды. Әйе, быел биредә зур эш башкарылды: элегрәк куелган обелиск янәшәсендә Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсеннән яуда ятып калганнар һәм икенче ягына исән-сау сугыш юлларын үтеп кайту насыйп булган яугир каһарманнар исемлекләре уелган тактаташлар да өстәлде. Илебез азатлыгы өчен гомерен, сәламәтлеген дә кызганмаган һәр яугир якташыбызны без мәңге онытырга тиеш түгелбез, алар турындагы хәтер бездән соңгы буыннарда да яшәр әле. Артабан чарада катнашучылар төзелеше тәмамлануга якынлашып баручы Гаилә ялы паркы буйлап үттеләр һәм анда шушы көннәрдә генә урнаштырылган экранда көн буена барган Бөек Ватан сугышы каһарманнары турындагы видео-язмалар белән дә таныштылар Быел «Үлемсез полк» маршы урамнар буйлап күп кеше катнашлыгында үтмәсә дә, аны онлайн режимда социаль челтәрләр аша уздырдылар. Ә менә ретроавтомашиналар һәм мотоцикллар колоннасы район үзәге генә түгел, берничә авыл урамнары аша да бәйрәм кәефе тудырып үтте. Аларда каһарман якташларыбызның фоторәсемнәре дә бар иде. Район үзәгендә яшәүче 98 яшьлек Бөек Ватан сугыш һәм хезмәт ветераны Мөшәриф Зариф улы Бигнов яшәгән йорт янында аны музыкаль котлау оештырылды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Ф.Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары В.В.Соколов һәм И.М.Усманов, муниципаль район Советы рәисе С.З.Гыйззәтуллин хөрмәтле ветеранга бүләкләр һәм чәчәк гөлләмәләре тапшырды, аның белән бергәләп район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм волонтерлар башкарган җиңү маршын тыңлады. Котлаулар шулай ук Иске Калмашта яшәүче ветеран Нәҗип Хәмәдияр улы Хисмәтуллин һәм Яңа Котыда яшәгән, берничә ел элек район үзәгенә кызы янына күчеп килгән Фәрит Хаҗгали улы Дәүләтшин йортларында да дәвам итте.
Иске Калмашта яугиргә һәм сөекле тормыш юлдашы – тыл каһарманына юбилей медальләре дә тапшырылды. Фәрит Дәүләтшин янында Җиңү юбилеен каршыларга кайткан оныгының ире – Уфадан Нигерия студенты да бар иде. Ул көнне районыбызда яшәүче 13 Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветеранының барысы да игътибарсыз калдырылмады, яннарына бара алмаганнар телефон аша котланылды. Көн дәвамында мондый чаралар барлык авыл биләмәләрендә дә дәвам итте. Һәйкәлләргә чәчәк гөлләмәләре салу, ветераннарга һәм тыл каһарманнарына хөрмәт-ихтирам билгеләре күрсәтү һәркайда истә калырлык күркәм вакыйгага әверелде. Кичен район үзәгендә дүрт мәйданчыкта бәйрәм салюты яңгырады. Төсле утлар балкыган күк йөзе без кинолардан күреп белгән истәлекле җиңүләр хөрмәтенә бирелгән салютларны хәтерләтте. Күп авылларда яшәүчеләр “Хәтер шәме” акциясенә дә бердәм кушылды: тәрәзәләрдән фонарь нурлары һәм шәм яктысы яуларда катнашкан һәр яугир якташыбыз хөрмәтенә истәлек булып кабул ителде.

Читайте нас: