Мин сезгә, язмышы ниндидер дәрәҗәдә Бөек Ватан сугышы белән бәйләнгән үземнең карт картәтием турында сөйлим. Сугыш халыктан зур көч һәм гомуммилләт масштабында бихисап корбаннар таләп иткән, совет кешесенең Туган иленең азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына батырлыгын һәм кыюлыгын, үз-үзен дә аямау сәләтен ачкан. Әти-әниләрем һәм туганнарым белән сөйләшүләрдән соң, мин күп нәрсә белдем һәм Бөек Ватан сугышы һәрбер гаиләдә эз калдырган дигән нәтижәгә килдем. Күпләре фронттан әйләнеп кайтмаган, икенчеләре дошман һөжүмендә үз гаиләләрен югалткан.
Сугыш – ул кайгы! Өзелгән кеше гомерләрен нәрсә белән үлчәргә? Һәм жиңү хакына үз гомерләрен корбан иткәннәр, иң элек безнең турыда, үзләренең балалары, оныклары, безнең бәхетле киләчәк турында уйлаганнар. Кеше хәтере... Ул чиксез, ул озын һәм рәхмәтле була ала. Тик кеше үзенең гаиләсе, ыруы һәм кече туган жире турында белмичә торып, зурны, зур бер илнең тарихын ничек белә алсын?!
Без гаиләбез белән Дүртөйле шәһәрендә үткән “Үлемсез полк”та катнашабыз. Кулыбызда өч портрет: алар минем карт картәтиләрем Чакмагыш районы Чуртанбаш авылында туып-үскән Мирзаһит Зәкәриев һәм Ихсан авылыннан Сафуан Әхмәтов, шулай ук карт картәтиемнең өлкән улы Мидхәт Зәкәриев.
Карт картәтием Мирзаһит Зәкәриев 1941 елда 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә алынган, укчы булып сугышкан һәм 1943 елның февралендә Сталинград “казанында” хәбәрсез югалган. Сафуан Әхмәтов сугыштан күп яралар белән кайткан, контузия алган. Аны артык сораулар биреп борчымаска тырышканнар. Соңрак карт картәти бөтенләй сөйләшми башлый. Ул 2011 елда мәрхүм булды.
Мидхәт Зәкәриев, сугыштан кайткач, минем картәтигә – әтисен, әтиемә картәтисен алыштыра. Безгә ул карт картәти булды.
Карт картәтием Мидхәт Мирзаһит улы Зәкәриев 1925 елда Чакмагыш районы Чуртанбаш авылында туган. Гаиләдә дүрт бала: өч малай һәм бер кыз булалар. Карт картәтием - балаларның зурысы. Жиде сыйныф тәмамлагач эшли башлый. Сугышка кадәр ул туган авылында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 1942 елның декабрендә, унжиде яшендә, ул үз теләге белән фронтка китә. Аны Уфадагы жыелу пунктына, ә аннан Ырынбур өлкәсенең Колтубан станциясенә жибәрәләр. 101нче укчылар полкы булдырыла һәм учениеләр башлана. Яшәү шартлары бик кырыс була. Биналар җылытылмый, ашханәләр юк, көненә 700 грамм икмәк бирәләр. Занятиеләр тәүлек әйләнәсенә бара, устав һәм корал өйрәнәләр. Өч ай өйрәнүләрдән соң, аларны бүлеп, Чкалов, Тоцк, Уфа шәһәрләренә жибәрәләр. Мидхәт Зәкәриев Уфага килә, җыелу пунктында укуын дәвам итә. Яшәү шартлары шул ук кала. Белем алганнан соң, сержант булып 5нче артиллерия полкына эләгә һәм фронтка китә. 1943 елның көзендә полк Молдавия Республикасының бәләкәй бер авылы янына урнаша.
Бу вакытта генеральный штаб Туган жирне фашистлардан азат итүне һәм дошманны территорияләрендә юк итү планын әзерли. Моның өчен көч туплау кирәк була. Озак оборонадан соң һөҗүм башлана. 5нче полк Молдавия, Румыния, Болгария, Югославия һәм Венгрия аша үтә. Карт картәнием артиллерия полкының разведротасында гвардия кече сержанты булып хезмәт итә. Алар фронт линиясе аша кабельләр суза, фашистлар территориясендә тавыш тоткычлар урнаштыра. Ул дошман гаскәрләренең урнашкан урынын, шулай ук дошманның ут нокталары юнәлешен билгеләргә булыша. Карт картәти катушкадан кабель сузып, йөзләгән километрлар үтә. Бу бик куркыныч була. Немец снайперлары һәрвакыт уяу тора. 1944 елның июлендә полк командиры урынбасары, Советлар Союзы герое Лебедев чыгыш ясый һәм Рәхмәт игълан итә, ә полк командиры подполковник Кузин кыю сугышчыларны орден һәм медальләр белән бүләкли. Шул исемлектә минем карт картәти дә була. Ул “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 1944 елның сентябрендә аны янә “Батырлык өчен” медале белән билгелиләр. Ә 1945 елның гыйнварында аңа өченче “Батырлык өчен” медален тапшыралар. Бу наградалардан тыш, аның Мактау грамоталары һәм Сталин исеменнән бирелгән Рәхмәт хаты була. Аларда түбәндәгеләр язылган: “Дошманның Бендеры шәһәреннән Көнтарак көчле ныгытылган, ныклы оборонасын өзүдә күрсәткән яхшы хәрби гамәлләре өчен Башкомандующий Сталин тарафыннан гвардия кече сержанты Зәкәриев Мидхәт Мирзаһит улына Рәхмәт игълан ителә”.
Язмыш мәрхәмәтлелеге белән, алгы сызыкта булып та, ул авыр жәрәхәтләр алмый. Сугыш тәмамлангач, разведротаның дүртенче дивизионында бүлекчә командиры булып хезмәтен дәвам итә. Мидхәт Зәкәриев хезмәт иткән полк Украина ССР Каменка-Бугская районында урнашкан була.
1950 елда карт картәтием запаска китә һәм туган авылына кайта. Гаиләсе шатланып каршы ала. Электриклар курсын тәмамлаганнан соң, Октябрьский электр челтәренә “Чакмагыш-42” подстанциясенә урнаша. Эшләү дәверендә ул “Хезмәт ветераны” медале һәм Почет грамоталары белән бүләкләнә.
Мин карт картәтием турында күпме яңалык һәм кызыклы мәгълүматлар белдем. Күренмәс җеп булып тоташкан буыннар бәйләнеше – безнең өчен зур горурлык. “Жирдә иң авыры һәм лаеклысы – гади һәм яхшы кеше булып, янәшәдәгеләргә ышанычлы терәк булып яшәү”, - дигән карт картәтием. Минем өчен әти-әнием шундый кешеләр булды һәм шулай булып кала, ә алар өчен, үз чиратында, үзләренең әтиләре һәм әниләре.
Мин үз өлешенә төшкән сынауларны намус белән үткән карт картәтием белән горурланам. Башка бик күп совет солдатлары кебек үк, ул үз илен саклап, батырларча сугышкан. Мин үзем кебек яшь буынның үз шәжәрәләре белән кызыксынуларын, картәти һәм картәниләре сөйләгән тарихларны язып баруларын теләр идем. Вакыт үтә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның саны көннән-көн азая. Аларның хатирәләре, хәрби наградалар кебек үк, баһалап бетергесез.