ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 Май 2020, 14:55

Хезмәтендә тулы тәртип тота

Район үзәк дәваханәсенең баш шәфкать туташы Гөлнур Вячеслав кызы йосыпованы үз эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белеп башкаруы, үзәк дәваханәдә һәм аның филиалларында шәфкать туташлары эшчәнлеген тулы тәртиптә тотуы өчен яраталар һәм үз итәләр. Күрше Бүздәк районының Сәвәдебаш авылында 1980 елның 17 сентябрендә укытучылар гаиләсендә туган кыз кечкенәдән күпне белергә омтылып үсә. Әтисе мәктәп директоры булганлыктан, еш күче- неп йөрергә туры килә аларга. 1997 елда Килем урта мәктәбен тәмамлаган кыз Уфа шәһәрендәге медицина көллиятенә укырга кереп, шәфкать туташы белгечлеген үзләштерә. Хезмәт юлын башкаладагы 17 санлы бала тудыру йортында башлап җибәрә ул. Тырышлыгын, үз эшен яхшы башкаруын күреп алып, аны киләсе елда республика онкология диспансерына эшкә күчерәләр. Берьюлы ул Башкортстан дәүләт медицина университетында белемен күтәрә. 2007 елда Гөлнур Вячеслав кызы Чакмагыш район дәвахәнәсенә эшкә кайта. Тәүдә поликлиникада хатын-кызлар консультациясендә шәфкать туташы буларак үзен оста оештыручы, булдыклы хезмәткәр итеп күрсәтә. 2008 елда аны коллегалары бертавыштан сайлап, дәваханәнең баш шәфкать туташы итеп тәгаенләп куялар. Соңгы унике ел дәвамында Гөлнур Вячеслав кызы район үзәк дәваханәсе системасында шәфкать туташлары эшчәнлеге өчен җаваплы. Баш табиб урынбасары Урал Әнәф улы Ирназаров аны үз эшенең чын остасы, изге йөрәкле, чын шафкать иясе дип атады. Ул бөтен эшне тәфсилләп тишерә, анализлый, алдан күрә, коллегаларына киңәш белән дә, үзе эшләшеп тә даими ярдәм итеп, дәртләндереп тора икән. Чынлап та, Гөлнур ханыма сокланып карап торырлык. Мөлаем йөзле, ачык күңелле, үзенә генә хас ихлас мөгамәләле баш шәфкать туташы дәваханәдә атлап түгел, йөгереп йөри диярлек. Һәр бүлекчәдәге эшчәнлек аның тулы күзәтчелегендә, даими игътибарында, хәтта авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында хезмәт салучыларга да һәрдаим ярдәме тиеп тора. Коллегалары арасында гына түгел, пациентлар алдында да йөзе якты аның: һәммәсенә дә ихтирамлы, игътибарлы үзе. Хезмәттәшләренең һәркайсы аның турында тик яхшы фикердә генә. Гөлнур ханым гаилә тормышында да бәхетле. Гомер юлдашы Илшат Әгъзам улы белән матур тормышта ике улларын – Илнар белән Газимне дә тәрбияле, булдыклы итеп үс- терергә тырышалар. Көткән дөнья- лары да сокландыргыч, авылдашларына һәм күршеләренә дә йөзләре ачык, кирәк чакта ярдәм итеп торалар. Тырыш, уңган Гөлнур Вячеслав кызы Йосыпованың күпкырлы эшчәнлегеннән болар аерым штрихлар гына әле. Без аңа барыннан да элек исәнлек-саулык, яратып башкарган эшендә гел уңышлар телибез

Район үзәк дәваханәсенең баш шәфкать туташы Гөлнур Вячеслав кызы йосыпованы үз эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белеп башкаруы, үзәк дәваханәдә һәм аның филиалларында шәфкать туташлары эшчәнлеген тулы тәртиптә тотуы өчен яраталар һәм үз итәләр. Күрше Бүздәк районының Сәвәдебаш авылында 1980 елның 17 сентябрендә укытучылар гаиләсендә туган кыз кечкенәдән күпне белергә омтылып үсә. Әтисе мәктәп директоры булганлыктан, еш күче- неп йөрергә туры килә аларга.
1997 елда Килем урта мәктәбен тәмамлаган кыз Уфа шәһәрендәге медицина көллиятенә укырга кереп, шәфкать туташы белгечлеген үзләштерә. Хезмәт юлын башкаладагы 17 санлы бала тудыру йортында башлап җибәрә ул. Тырышлыгын, үз эшен яхшы башкаруын күреп алып, аны киләсе елда республика онкология диспансерына эшкә күчерәләр. Берьюлы ул Башкортстан дәүләт медицина университетында белемен күтәрә. 2007 елда Гөлнур Вячеслав кызы Чакмагыш район дәвахәнәсенә эшкә кайта. Тәүдә поликлиникада хатын-кызлар консультациясендә шәфкать туташы буларак үзен оста оештыручы, булдыклы хезмәткәр итеп күрсәтә. 2008 елда аны коллегалары бертавыштан сайлап, дәваханәнең баш шәфкать туташы итеп тәгаенләп куялар. Соңгы унике ел дәвамында Гөлнур Вячеслав кызы район үзәк дәваханәсе системасында шәфкать туташлары эшчәнлеге өчен җаваплы. Баш табиб урынбасары Урал Әнәф улы Ирназаров аны үз эшенең чын остасы, изге йөрәкле, чын шафкать иясе дип атады. Ул бөтен эшне тәфсилләп тишерә, анализлый, алдан күрә, коллегаларына киңәш белән дә, үзе эшләшеп тә даими ярдәм итеп, дәртләндереп тора икән. Чынлап та, Гөлнур ханыма сокланып карап торырлык. Мөлаем йөзле, ачык күңелле, үзенә генә хас ихлас мөгамәләле баш шәфкать туташы дәваханәдә атлап түгел, йөгереп йөри диярлек. Һәр бүлекчәдәге эшчәнлек аның тулы күзәтчелегендә, даими игътибарында, хәтта авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында хезмәт салучыларга да һәрдаим ярдәме тиеп тора. Коллегалары арасында гына түгел, пациентлар алдында да йөзе якты аның: һәммәсенә дә ихтирамлы, игътибарлы үзе. Хезмәттәшләренең һәркайсы аның турында тик яхшы фикердә генә. Гөлнур ханым гаилә тормышында да бәхетле. Гомер юлдашы Илшат Әгъзам улы белән матур тормышта ике улларын – Илнар белән Газимне дә тәрбияле, булдыклы итеп үс- терергә тырышалар. Көткән дөнья- лары да сокландыргыч, авылдашларына һәм күршеләренә дә йөзләре ачык, кирәк чакта ярдәм итеп торалар. Тырыш, уңган Гөлнур Вячеслав кызы Йосыпованың күпкырлы эшчәнлегеннән болар аерым штрихлар гына әле. Без аңа барыннан да элек исәнлек-саулык, яратып башкарган эшендә гел уңышлар телибез
Читайте нас: