ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 Май 2020, 14:19

АБЛАЙЛЫЛАР КҮРЕНЕКЛЕ ЯКТАШЛАРЫН ОНЫТМЫЙЛАР

Безнең гүзәл тәбигатьле туган бишегебез – Аблай авылы республикабызга төрле өлкәләрдә үзләрен таныткан, туган ягыбызны данлаган шәхесләр биргән. Аларны якташлар онытмый-төрле чаралар үткәрә. Бу җәһәттән китапхәнәче-Рәзифә Тимерҗан кызы Арсланова бик күп көч сала. Әле күптән түгел генә Аблай авыл китапхәнәсенең “Бәйләнеш” социаль челтәре төркемендә матбугат ветераны, язучы һәм шагыйрь, язмыш сынаулырын кыю ерып барган авылдашлары, минем картәтием Әгъдәл Сафа улы Низаевның якты рухына арналган онлайн флешмоб үтте.”Шигъри мизгелләр” флешмобы беренче тапкыр гына оештырылуга карамастан, катнашучылар саны байтак кына булды:Аблай, Киндеркүл, Үрнәк, Чакмагыш авылларыннан, Дүртөйле, Уфа шәһәрләреннән һәм ут күршебез Татарстан Республикасынының мәркәзе – Казаннан шигърият сөючеләр актив катнашты. Шигърияттән кала, юмористик хикәя “Импортный духи”), очерк(“Базы буе батыры”) белән дә кушылучылар булдылар. Катнашучыларны электрон форматта Аблай авылы китапхәнәсе Дипломнар белән бүләкләде һәм рәхмәтләр җиткерде.
Юлай Низаев, “Яшәү ялкыны” иҗат төркеменең бизәлеш мөхәррире.

Читайте нас: