ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 Май 2020, 11:33

Авылымның хәтер мәгарәсендә


Мин музейларны икенче төрле хәтер мәгарәсе дип, атар идем. Тагын да аларны кеше күңеленә һәм хәтеренә үтә дә нык тәэсир итә торган тәрбия урыны, дип тә исәплим. Яшь буынны кече Ватаныбызның илсөярләре итеп тәрбияләүдә әнә шундый үзенчәлекле һәм кирәкле урын булып туган авылым Иске Калмашта мәдәният йортының икенче катында урнашкан тарихиэтник музейны билгеләргә була. Борынгы, чал тарихлы авылыбызның тарихын киләчәк буын күңеленә җиткерү максатында оештырылган “Милли мирас” музее 1998нче елдан бирле эшләп килә. Аны оештыруда Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, хаклы ялдагы хезмәт ветераны Лүзә Гайса кызы Байбакова күп көч сала. 2008нче елдан алып китапханә белән беррәттән музейның эшчәнлеген дә модельле китапханә мөдире Зөлфия Финал кызы Сәбгыянова яңа идеяләр белән алып бара. Музейның функциональ кулланылышы, аның фондын һәрдаим тулыландырып торуда ихлас катнашкан авылдашлары турында ул болай бәян итте: “Бүгенге көндә киң җәмәгатьчелекнең музейларга игътибары шактый артты. Ник дигәндә, тарихыбызны мөмкин кадәр чынбарлыкка якынрак итеп киләчәк буыннарга җиткерүдә аларның әһәмияте бәһалап бетергесез. Авыл халкы һәрвакыт музей белән теләктәшлек күрсәтеп, экспонатлар бирүне дәвам итеп тора. Өлкән яшьтәге авылдашларым, безнең яшьлек бит бу, дип, бирегә килә, музейның мәңге яшәвен тели, экспонатларның күплегенә, аларның тематик бүленешенә куанычшатлыкларын белдерә. Минем өчен алар – биредә иң кадерле кунаклар. Китапханәгә килүчеләр арасында музейга керми киткәннәре сирәктер”. Музейдагы экспонатлар атабабаларыбызның шанлы үткәнен күз алдына китереп бастыра, авыр елларны, Бөек Ватан сугышы афәтмихнәтләрен, аннан соңгы чордагы авыл хуҗалыгын төзекләндерү эшләренең елъязмасын яшь буынга түкми-чәчми җиткерә. Тарихи фактларны, күренешвакыйгаларны чагылдыручы гарәп графикасындагы иске төрки телендә язылган хатирә-истәлекләр, күп сандагы бай эчтәлекле альбомнар, гәзит-журналлар битләреннән җыелган мәгълүматка бай материаллардан торган папкалар, тематик стендлар, шәҗәрә агач схемалары, китапханә тарихын яктыртучы аерым почмак, яшәүкөнкүреш әйбер-экспонатлары – барысы да авыл халкының үткәнен, бүгенгесен ачык һәм тулы чагылдыра. Музей берничә тематик өлешкә бүленгән. Менә “Әбиемнең күңел сандыгы” дип аталган өлеше. Авыл йорты: аның эче борынгыча бизәлгән. Түрдә – бизәкле агач сандык. Шунда ук түшәмгә беркетелгән бала бишеге, утлыгына күмер салып кайната торган җиз самавыр, ипи көрәге, кисәү агачы, күмер савыты, агач савыт-сабалар, җиделе лампа, акшарланган мич һәм чуен, мич буена куелган чүлмәк, комган, тырыс, кысагач (кисәү агачы), гөбе (май язу җайланмасы), күмер салып кыздырыла торган үтүкләр, бизмән, кул тегермәне, җыйнак итеп үрелгән чабаталар, тула оеклар, озын кичләрдә авылымның уңган кызлары, апалары кулдан эрләп суккан тастымаллар, чаршау-чымылдыклар, чиккән ашъяулыклар, кашагалар, урын-җир әйберләре. Болар барысы да узган гасырдагы татар-мишәрләрнең авыл йортын хәтерләтә. Әлеге экспонатларның матурлыгына, алардагы төсләр сайланышына һәм балкышына сокланасың. Музейдагы экспонатлар Иске Калмаш авылында матур итеп көн күрә белгән, уңган-булган халык яшәве турында сөйли дә инде. Гади авыл кешесенең йорт шартларында кабатланмас матурлык тудыра алуы берчә сокландыра, берчә уйландыра. Икенче өлеш “Колхоз тормышыннан күренешләр” дип атала. Монда колхоз оешуның тәүге еллары һәм сугыш алды чоры тасвирлана. Биредә колхоз оешуның беренче көннәреннән алып хәзерге чорга кадәр булган тарихы, колхозчыларның фидакарь хезмәте турында бай материал тупланган. Алар, нигездә, истәлекләр, фотосурәтләр, рәсми документлардан тора. Монда һөнәр ияләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары турында фотоальбомнар, колхозның яуланган уңышларын чагылдыручы кызыл байраклар, башка югары бүләкләр турындагы карарларның күчермәләре урын алган. “Милли мирас” музееның зур гына почмагын үткән гасырлардагы хезмәт кораллары алып тора. Аларга карыйсың да, ирексездән ул чордагы тормышның авырлыкларын күз алдына китерәсең. Атабабаларыбызның эшләрен җиңеләйтү өчен хезмәт коралларын һәм җайланмаларын елдан-ел камилләштерә баруларына сокланасың. Менә тимерлектә чүкеп эшләнгән борынгы сука төрәннәре, ата-бабаларыбызның, әбиләребезнең, әниләребезнең кулыннан төшмәгән ураклар, ашлык сугу чабагачлары, беренче урып-суккан арышны ярма итеп ярып, ачлыктан коткаручы кул тегермәннәре, җеп эрләүче, киндер сугучы, чабата ясаучы, пима басучы, балта остасы һәм тимерчелектә эшләүчеләрнең кораллары. “Иске Калмаш авылының китапханә тарихы” өлеше – исеменнән үк күренүенчә, авыл китапханәсенең районыбызда беренчеләрдән булып 1914нче елда ачылуы, аның хәзер 100 еллык тарихы булуы, хәзерге заманда модельле китапханә дигән исем йөртүе, заман һәм укучылар таләпләренә җавап бирә торган мәдәният һәм белем үзәге булуының чагылышы рәсми кәгазьләрдә, китапханә фонды үсешен, китап укучылар динамикасын күрсәткән диаграммалар, төрле елларда хезмәт салган мөдирләр һәм китапханәчеләр исемлеге урын алган. “Шәҗәрә – киләчәккә тәрәзә” өлеше дә игътибарга лаек. Милләтне саклап калу өчен аның һәр вәкиленең үз шәҗәрәсен җиденче буынга кадәр барлавы һәм белүе зарур. Музейда Иске Калмаш, Яңа Мортаза авылларында туыпүскән кешеләрнең нәсел - ырулары схема формасында чагылдырылган. Шәҗәрә схемасына бүгенге буын кешеләренең исем-шәрифләре теркәлә бара. Димәк, киләчәк буын вәкилләре үзләренең ата-бабалары һәм әбиләре нәсел-нәсәбенең бәйләнешләрен белә алачак. Һәр нәселнең үз генеалогиясен тикшерүе һәм нәсел-нәсәп агачының схемасын төзеп, музейга тапшыруы куанычлы күренеш. Музейның Бөек Ватан сугышы елларын чагылдырган өлешендә Иске Калмаш авылыннан фронтка – фашист илбасарлары белән көрәшкә 903 кешенең китүе, шуларның 399ының яу кырларында батырларча һәлак булуы һәм 504енең исән туган авылына Җиңү язын алып кайтуларын раслаучы исемлекләр саклана. Бу өлешкә караган экспонатлар арасында дары исе сеңгән өчпочмаклы солдат хатлары, кара үлем хәбәре (похоронка), яугирнең хәбәрсез югалуы турындагы рәсми таныкламалар, солдатларның хәрби билетлары, батырлыклары өчен бирелгән орден-медальләренең документла- ры урын алган. Алдагы өлештә халкыбыз төрле елларда яратып башкарган җырлар тупланмасы, күренекле җырчыларыбызның грампластинкалары, сугыш ветераннарының истәлекләре яздырылган видео- тасмалар, күпсанлы фотосурәтләр урнаштырылган. Элекке видеоязмаларны киләчәк буынга югалтмаслык, җуелмаслык ядкарь итеп тапшыру максатыннан Зөлфия Финал кызы аларны заман таләпләре буенча DVD дискка күчерү эше белән актив шөгыльләнә. Димәк, фронтовик авылдашларыбызның тере тавыш белән сөйләгән истәлек-хатирәләре югалмаячак. Бездән соң киләчәк буын Бөек Ватан сугышында катнашкан, батырлыклар күрсәткән кешеләрнең уйхисләре һәм кичерешләре аша шул вакыйгалар белән таныша алачак. Музейның аерым бер өлеше районыбызда һәм авылыбызда туып-үскән һәм әдәби иҗат белән шөгыльләнгән танылган шәхесләргә багышланган. Монда Г. Рамазанов, Г. Латыйп, В. Исхаков, Р. Идиятуллин, М. Нәзиров, Р. Мөхиярова, М. Сакаев, Н. Хисмәтуллин кебек язучышагыйрьләрнең биографияләре, иҗат үрнәкләре тупланган папкалар белән танышырга мөмкин. Шактый бай тарихлы “Милли мирас” музеена мәктәп укучылары үзләренә файдалы, кирәкле, аларны кызыксындырган мәгълүматлар алу өчен бик теләп йөриләр. Ә инде олы яшьтәге авылдашларым музейда ата-ана һәм әби-бабалары кулланган әйберләрне күрергә һәм аларга сак кына кагылып булса да үтәргә, үткән тормыш елларын искә алырга, күңелләре түрендә яткан изге хатирәләрен яңартырга киләләр. Музейлар – кешелек тарихын, аның кыйммәтләрен һәм мәдәни мирасын саклаучылар. Җәмгыятьнең билгеле бер чорда яшәгән барлык әйберләре дә музей экспонатлары рәвешендә сакланып килә. Дөнья дистәләрчә гасырлар бара. Шушы гасырлар арасында кеше гомер буе үзенә бирелгән бердәнбер мизгелне генә күрә. Әмма музейлар ата-бабаларның бары бер мизгеле генә түгел, ә бәлки аларның яшәеш рәвеше, көнкүреше турында сөйләргә сәләтле. Бу – үзенчәлекле урын, анда дөньяның киңлеген таныпбелергә һәм үзеңне планетаның бетмәс-төкәнмәс тарихының бер кисәкчеге итеп тоярга мөмкин. Авылыбызның “Милли мирас” музее – бүгенгене үткән белән тоташтыручы күпер. Аның аша без, вакытны артка чиктереп, үткәнебез белән турыдан-туры таныша алабыз, бүгенге тормышыбыз белән чагыштырабыз һәм киләчәгебез турында уйланабыз. Музейда тупланган экспонатлар Иске Калмаш авылы халкының үткәнен, бүгенгесен тулысы белән чагылдырырга булышлык итә. Монда – Зөлфия Финал кызы Сәбгыянованың тырышлыгы, музейны тиешле дәрәҗәгә җиткергәне, аның фондын арттыру буенча игелекле эш башкары нәтиҗәсе һәм күрсәткече. Зөлфия Финал кызына авылдашларым һәм шәхсән үз исемемнән рәхмәт белдерәм һәм Халыкара музейлар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Намуслы хезмәте өчен яраткан гәзитебез “Игенче” аша сәламәтлек, иминлек юллыйм. Киләчәктә дә Иске Калмашыбызның милли мирасын алдагы буыннарга да җиткерү эшчәнлеген алып барачагына тулы ышанычта калам.


Резеда ШакиРова. Уфа шәһәре.
Читайте нас: