ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 Май 2020, 13:55

Чакыру комиссиясе эшчәнлеген аякка бастырды

Коронавируска бәйле дөньякүләм пандемия шартларында эшчәнлеген беркадәр туктатып торган хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе яңадан аны аякка бастырды. Бу көннәрдә район хәрби комиссариатында булачак ил сакчыларының сәламәтлек торышы җентекләп тикшерелә, солдат каешы буачак егетләр белән әңгәмәләр үткәрелә. Комиссиянең дүшәмбе, 18 майда үткән чираттагы утырышы эшчәнлегендә киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты. Бу көнне комиссия быел яз хезмәткә алыначак унбишләп егетнең шәхси эшләрен карады, үзләре белән җентекләп әңгәмәләште. Һәр булачак солдат комиссия әгъзалары алдында барлык саклану чараларын күреп кереп баса. Чакыру комиссиясе рәисенә рапорт биргәннән соң, аларга комиссия әгъзалары үзләренең сорауларын бирә, егетләрнең кәефе, хезмәт итәргә әзерлекләре, гаилә хәлләре, белеме һәм алган һөнәрләре турында кызыксына, үзләреннән киңәшләр, үгет нәсихәт сүзләре җиткерә. Күренеп тора, быел ил сагына китәчәк һәр егет физик яктан да, әхлакый сыйфатлары ягыннан да сәламәт, барысыда белемле һөнәрле булырга тырыша, күпләре уку йортларының соңгы курсында укый һәм диплом якларга җыена. Армия хезмәтенә алар ныклап әзерләнгән, моны чын ир егетләр эше, дип исәпли. Чакыру комиссиясе рәисе урын басары, район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров быел 200ләп райондашыбызның медицина комиссиясе үтүе, шуларның 50се быел яз төрле гаскәрләргә хәрби хезмәткә озатылачагы турында белдерде. Әлеге эш дөнькүләм коронавирус пандемиясе шартларында бөтен саклану чаралары күрелеп башкарыла: хәрби комиссариат бинасы һәр көнне яхшылап дезинфекцияләнелә, егетләр белән шөгыльләнү каби нетларында да тиешле барлык шартлар үтәлә. Электән сакланган традиция буенча, яшь чакмагышлылар нигездә хәрби хезмәткә теләп баралар, илебез алдында кон ституцион бурычны тайпылышсыз үтәүне намус эше итеп карыйлар. Чакыру комиссиясе рәисе, муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова да егетләр белән барлык дәрәҗәләрдә патриотик тәрбия эшенең дәвам иттерелүен максат итеп куйды, райондашларыбызга изге бурычларын үтәп, исән сау әйләнеп кайтуларын теләде. Тиздән Чакмагыш егетләре иле безнең төрле төбәкләренә хәрби хезмәткә китә башлаячак. Без аларның һәркайсының сынатмая чагына, үз бурычларын намуслы үтәячәгенә ныклы ышанабыз

Читайте нас: