ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 Май 2020, 17:25

Район тарихында ныклы эзле

Районыбыз оешуның 90 еллыгын билгеләп үтәр алдынан аның тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесләр турында язмаларыбызны дәвам итәбез.

Районыбыз оешуның 90 еллыгын билгеләп үтәр алдынан аның тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесләр турында язмаларыбызны дәвам итәбез. Яшьлегендә комсомолның район комитетын җитәкләгән, артабан совет-партия органнарында үзен талантлы җитәкче, оста оештыручы, булдыклы кеше итеп күрсәткән, бүген, хаклы ялда булуына карамастан, җәмәгатьчелек тормышы үзәгендә кайнап яшәүче хөрмәтле хезмәт ветераны Фаил Гыйниятулла улы Әхмәдуллин – әнә шундыйларның берсе. Имәнлекул авылында гомер кичергән булдыклы ир узаманы, тәүгеләрдән булып колхозга кергән, анда бригадир, артабан колхоз идарәсе рәисе булган, 1939 елда Бөтенсоюз Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсендә катнашкан Гыйниятулла Сәмигулла улы Әхмәдуллинның дүртенче баласы булып 1940 елның 25 маенда дөньяга килгән ул. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның августында гаилә башлыгы фронтка дошманнарга каршы аяусыз көрәшкә китә. Батыр сугышчыга яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмый – 1943 елның 27 октябрендә ул авыр җәрәхәтләнеп һәлак була һәм Орел өлкәсендәге Бежица шәһәрендә туганнар каберлегендә җирләнә. Барлык сугыш чоры балалары кебек үк, Фаил дә кечкенәдән үк тормышның бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татып, эшкә өйрәнеп үсә. Әниләре Мәэүә апа балаларын төпле белемле итү өчен бөтен тырышлыгын сала. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, егет Бөре педагогия институтының физикаматематика факультетында югары белемгә ия була. Ул чакларда югары белемле кадрлар җитешмәгәнлектән, 1963 елда хезмәт эшчәнлегенең башында ук үзен Үрнәк урта мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары итеп тәгаенлиләр, бер үк вакытта укытучы эшчәнлеген дә алып бара. Кечкенәдән үк комсомол сафларында, студент елларында олы активлыгы белән аерылып торган Фаил мәктәптә эшләгәндә дә үзен оста оештыручы, үзе тирәли кешеләрне туплый һәм рухландыра белүче итеп таныта. Шуңа да 1965 елда районыбыз кабат үз чикләрендә оешканда ВЛКСМның район комитетын җитәкләүне яшь, талантлы белгеч Фаил Әхмәдуллинга бертавыштан йөкләтәләр. Ә булдыклы егет сынатмый: ул елларда һәр юнәлештә яшьләр җитештерү тармакларының әйдәүче көченә әверелә. Комсомол яшьләр бригадалары басучылыкта да, сәнәгать җитештерүе участокларында да фидакарьлек өлгеләре күрсәтә, терлекчелектә зур рекорд- лы җиңүләр яулый. Узган гасырның алмышынчы-җитмешенче елларында орден-медальләргә лаек бул- ган, Социалистик Хезмәт Герое ди- гән югары исемне алган Чакмагыш яшьләренең күп булуында КПСС һәм ВЛКСМның район комитетларының оста оештыру һәм әйдәү эшчәнлегенең югары биеклекләргә куелуы ачык чагыла. Фаил Гыйниятулла улын һәр хуҗалыкта, һәр оешмада еш очра- талар, аның үтемле сүзләре, рухландыргыч тәкъдимнәре һәр җирдә дәррәү үтәлә дә. Әйткәндәй, шул елларда ук салынган булсынга дип, чәмләнеп тотынып эшләү гадәте Чакмагыш җирендә бүген дә күркәм гадәт булып сакланып килә һәм райондашларыбыз һәрвакыт республикада алдынгылыкны бирми. Ул чакта партия кайда куша, шунда мотлак эшлисең. Фаил Әхмәдуллинга өч елдан Митрә-Әюп урта мәктәбе директоры камытын кидерәләр. Биредәге уку-укыту эшчәнлеген югарырак биеклекләргә күтәрү, белем йортының матдитехник базасын ныгыту өчен дә яшь җитәкчегә зур тырышлык салырга туры килә. Укучыларның белем сыйфаты, укытучылар һәм хезмәткәрләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту да үзбиеклегендә куела. 1972 елда аны партиянең рай- он комитетына сәяси мәгариф кабинеты мөдире итеп үрләтәләр. Җиде елдан артык Фаил Гыйниятулла улы оештыру, агитация-пропаганда эшләре үзәгендә кайный. Ул чаклардагы социалистик ярыш алдынгыларын данлау, җиңүчеләрне рухландыру, җитештерүчәнле эшчәнлекне югары биекләргә дәртләндерү үзәгендә кайнаган елларны Фаил ага ялкынлы яшьлегенең сагынычлы истәлекләре итеп саклый. Берара республика Мәгариф министрлыгы инспекторы булып эш- ләп алганнан соң, ул янә партиянең район комитетында гомум һәм оештыру бүлекләре җитәкчесе вазыйфаларын үзбиеклегендә алып бара. Илебездә 1991 елда тамырдан үзгәрешләр булгач, хаклы ялга чыкканчы җир корылышы комитетында баш белгеч булып эшли. Биредә дә үзен намуслы, булдыклы, кешелекле, итәгатьле җитәкче, яхшы белгеч итеп күрсәтә. Фаил Гыйниятулла улы актив җәмәгатьчелек үзәгендә дә кайный. Ул берничә тапкыр ВЛКСМ, КПССның өлкә конференцияләре делегаты, Чакмагыш районы Советы депутаты булып сайлана, үзенә ышаныч белдергән райондашлары мәнфәгатьләрен яклау өчен бөтен көчен, белемен эшкә җигә. Хаклы ялда да тик утыруны белми ул – әлегә кадәр районда Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр һәм хезмәт ветераннары советында җитәкче урынбасары, актив әгъза да булып тора. Булдыклы ир узаманының күкрәген “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп”, “Хезмәт ветераны” медальләре, күкрәккә тагыла торган “Бишьеллык ударнигы” билгеләре бизи, ВЛКСМ Үзәк Комитетының, Өлкә комитетының, БАССР Мәгариф минитсрлыгының, район җитәк- челегенең күп санлы Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары иясе дә үзе. 1965 елның 28 маенда район үзәгендә матур яңа гаилә барлыкка килә: Фаил Гыйниятулла улы Аблай сылуы, Уфа медицина училищесында укып йөрүче Флүрә Миңнеәхмәт кызын гомерлек яры итеп сайлый. Шул елны дипломлы яшь белгеч район үзәк дәваханәсенә лабо- рант булып эшкә кайта. Тормыш иптәше белән Митрә-Әюп урта мәктәбендә эшләгән елларда Флүрә ханым читтән торып югары юридик белемгә ия була: 1972 елдан 2015 елда отставкага киткәнче кы- рык елдан артык ул районда адвокатлар оешмасының алмаштыргысыз җитәкчесе, яшьләр остазы, рай- он халкы мәнфәгатьләрен саклаучы һәм яклаучы булды. Тынгысыз хезмәте өчен “Башкортстан Республикасының атказанган адвокаты” дигән югары исемгә лаек була, беренчеләрдән булып Александр II медале белән буләкләнә, республиканың почетлы адвокаты, берничә тапкыр ел юристы исемнәрен ала. 2009 елдан “Чакмагыш район алдындагы казанышлары өчен” билгесе иясе, районыбызның шәрәфле шәхесе дә. Аның БР Адвокатлар коллегиясенең, БР Юстиция министрлыгының, район җитәкчелегенең Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары да шулай ук дистәдән артып китә. Шулай ук Флүрә ханым да актив җәмәгатьчелек эшчәнлегендә кайный, комсомол, партия оешмалары эшчәнлегендә катнаша, легендар шәхес – Чехословакиянең милли герое, “кара генерал” Даян Баян улы Мурзин белән бергә республика- да агитация-пропаганда эшләрен алып бара. Фаил Гыйният улы белән Флүрә Миңнеәхмәт кызының иң зур казанышлары – әлбәттә, уллары Рөстәм. Өйләнешүләренә төгәл бер ел дигәндә, 1966 елның 9 маенда дөньяга килә ул. Район үзәгенең беренче урта мәктәбен тәмамлагач, 1983 елда Башкортстан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Дүртенче курстан соң, укуыннан бүленеп, ике ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайта. Демобилизацияләнеп кайткач, соңгы курсны тәмамлый. 1990-1995 елларда Уфа гарнизонының хәрби прокуратурасы тикшерүчесе була. Артабан үзебезнең районга юридик консультация адвокаты булып кайта. Әнисе кул астында эшләп, өстәвенә катгыйрак таләпчәнлек астында булып, тәҗрибә туплаган юристны 2001 елда районда суд участогының мировой судьясы итеп тәгаенлиләр. 2005 елдан алып от- ставкага чыкканчы федераль судья вазыйфасында эшли. Сөекле го- мер юлдашы – РФ Пенсия фонды- ның БР буенча идарәлеге бухгалте- ры Наилә Рафаэль кызы белән ике ул үстерәләр. 1991 елда туган Руслан да, 1996 елгы Ринат та – шулай ук юристлар. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең уку алдынгысы Руслан Башкортстан дәүләт университетының юридик факульте- тын тәмамлап, Дүртөйледә прокуратура тәфтишчесе булды, әле Уфаның Киров районында БР Ад- вокатлар конторасы филиалы мөдире. Тормыш иптәше – табибәофтальмолог Гөлшат белән Рената исемле кыз үстерәләр. Малайларының кечесе Ринат та әлеге югары уку йортының соңгы курсын тәмамлау алдында, бер үк вакытта банкротлык буенча конторада инспектор булып эшли. Әхмәдуллиннарның юристлар династиясе әнә шулай районда гы- на түгел, тоташ республикада да билгеле хәзер. Фаил Гыйниятулла улы шушы көннәрдә 80 яшьлек олы юбилеен билгели, ә тагын берничә көннән – гаилә бәйрәмнәре: бергә тату гомер кичерүләренә төп-төгәл 55 ел. Гомерен районыбызга тугрылыклы хезмәткә багышлаган хөрмәтле юбилярга без чын күңелдән ныклы сәламәтлек, парлы-барлы бәхетле тигез озын гомер телибез.
Читайте нас: