ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 Май 2020, 12:11

Халыкара конкурста танылу яулап

таланты, осталыгы дәрәҗәсе нинди булуына карамастан, һәр кеше рәссам була. Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбенең художество бүлеге педагоглары балаларның рәсем төшерүгә сәләтен ача, аны артабан үстерә беләләр.

Бүлек укучылары эшләреннән төзелгән күргәзмәләр мәктәп һәм район күләмендәге чараларның яме-бизәге булып торалар, төрле дәрәҗәдәге конкурс-бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Күптән түгел педагог Гөлнара Рив кызы Хәмәтдинованың укучылары үз иҗади эшләрен “Ел мизгелләре. Яз” дип исемләнгән Халыкара бәйгегә җибәрделәр. Аны “Перспектива” балалар иҗатын һәм педагогларның һөнәри осталыгын үстерү үзәге оештырды. Яз – табигатьнең иң могҗизалы мизгеледер ул, мөгаен. Елның бу фасылында тормыш агышы да җанлана төшә кебек: күз алдында диярлек агачлардагы бөреләр яфрак яра, кар эреп бетү белән нарцисслар һәм тюльпаннар карашны иркәли... Бар тарафлардан кошлар сайравы ишетелә, алар үз парларын табып, оя кора. Табигатьтә бер вакытта да булмаганча тормыш кайный. Һәм барлык шушы чагу төсле яз палитрасы безнең яшь рәссамнарыбызның эшләрендә чагылыш таба. Конкурс йомгаклары буенча өч укучыбызга бәйгедә катнашкан өчен Диплом тапшырылды, янә өчесе III дәрәҗә, дүрт укучыбыз – II дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнде. Ә инде Ирина Нәбиуллина, Радмир Низамов, Гүзәл Такиянузова, Эвелина Корбанова, Аделина Насыйбуллинаның эшләре I дәрәҗә Дипломнарга лаек булды. Нәтиҗәле эшчәнлеге һәм һөнәри осталыгы, шулай ук конкурста актив катнашуы һәм халыкара бәйге җиңүчеләре әзерләгән өчен Балалар сәнгать мәктәбе педагогы Гөлнара Рив кызы Хәмәтдинова Диплом белән бүләкләнде. Конкурста җиңүче яшь рәссәмнарыбызны ихлас котлый- быз һәм аларга артабан да иҗади уңышлар юлдаш булуын телибез.

Альбина ӘхмӘтовА, Балалар сәнгать мәктәбе директорының укытутәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары.
Читайте нас: