ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 Май 2020, 11:34

Күңелләрендә – изге уйлар, ак хыяллар

26 май – Русия эшкуарлары көне

Гүзәлия һәм Әдип Галиннар – Иске Биккенә авылында дөнья мәшәкатьләрен бергә күтәреп яшәүче бәхетле, матур гаилә. “Ипле кеше иленнән китми”, – диләр бит. Икесе дә шушы авыл суын эчеп, саф һавасын сулап үскәннәр, бер мәктәптә белем алганнар. Яшьлекнең иң гүзәл мәлендә мәхәббәт утында янып, гаилә учагын кабызганнар. Ул һәм кыз үстергәннәр, бүген инде нәнәй белән картәти булу бәхетенә дә ирешкәннәр. Гаилә башлыгы – Әфганстанның утлы өермәләре аша узган яугир. Армия хезмәтен нән соң хуҗалыкта водитель булып эшли. Хәләл җефете сатучы һөнә рен үз иткән. Дүртенче чакырылыш авыл Советы депутаты буларак, Гүзәлия авылдашларының сорау үтенечләрен һәрвакыт вакытында хәл итү юлларын эзли. 2006 елдан бирле Галиннар эшкуарлык белән шөгыльләнә. Өйләре янәшәсендә генә “Лилия” кибетен ачканнар. Аның ишеге ябылып тормый – азык төлек, көнкүреш кирәк яраклары ның барысы да сатыла. Авыл халкының заказларын үтәүгә бик җаваплы карый эшкуарлар. “Өй артында корты барның өй эчендә коты бар”, – дигән әйтем Галиннарга да кагыла. Умартачылык Күңелләрендә – изге уйлар, ак хыяллар 26 май – Русия эшкуарлары көне эшенең бөтен нечкәлекләренә төшенеп, белеп эшли Әдип. Дистәгә якын умарталары бар. Күңел биреп эшләгәнгә барысы да җайга салынган. Оста гармунчы, җырчы да үзе. Бөтен дөньяны шаулаткан коронавирус пандемиясе вакытында районыбызның күп кенә эшкуарлары өлкән яшьтәгеләргә һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм кулы сузарга тырыша. Игелекле эшнең иртә киче юк. Галиннар да изге башлангычтан читтә калмый. Шушы көннәрдә алар Лида апа Әхмәдуллинаны йортына килеп гомер бәйрәме белән тәбрикләде. Матур теләкләрне, тюльпан чәчәкләре гөлләмәсен, күчтәнәчләрне юбиляр чын кү ңелдән сөенеп кабул итте, игътибар хөрмәтләре өчен олы рәхмәтләрен белдерде. Чордашлары кебек, Лида әбекәй дә сугыштан соңгы авырлыкларны үз иңнәрендә күтәргән. Гомер буена колхозда эшләгән: сыер да сауган, чөгендерен дә гектарлап утаган. Хезмәт ветераны исеменә лаек булып хаклы ялга чыккан. Тормыш иптәше Хәмәтгәрәй абый белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Үзенең 80 яшен ул һәм кызлары, онык туруннары янәшәсендә каршылый. Рәхимовлар гаиләсендә биш бала тәрбияләнә. Денис вахта ысулы белән эшләп йөри. Әлфинә – хуҗа бикә. Дәресләр дистанционре жимда үтү сәбәпле Артем, Данил, Альмирның күбрәк вакыты компьютер янында, телефон белән үтә. Укуда да, язма эшләрдә дә сынатасылары килми. Динә белән Айваз абыйларына комачауламаска тырышалар. Изге Рамазан аенда эшкуар апа абыйлары Гүзәлия белән Әдип Галиннар алып килгән күчтәнәч, тәмтомнар белән балалар бик яратып сыйланды. Язмам геройлары белән миңа табигатьнең иң гүзәл мәлендә оч рашырга туры килде. Бакчаларда сирень, чия, алмагач агачлары шау чәчкәдә утыра. Тыңлап торсаң, авыл ниндидер сихри моңга күмелгән төсле тоела. Шагыйрьләр теле белән әйтсәк: “Туган якта һәр тал җырлый”. Бертуктаусыз кошлар сайрый, бал кортлары гүли. Урам дагы яшел чирәмдә әтәч тавыклар җим чүпли. “Монда мин дә бар!” – дигән төсле бер ихатадагы Ак бай да тавыш биреп, үзенең барлыгын сиздереп куя. Мәчетле, клублы Иске Биккенә авылында уңган булганнарның йорт җирләре караулы, төзек, ихаталарында мал туар, кош корт. Менә шушы матурлыкны, хозурлыкны тоеп яшәгән кешеләрне ничек бәхетле димисең ин де?! Һәркемгә үз авылы – иң якыны. “Кеше, гадәттә я бәхете тапшып торганда, я күтәрә алмаслык кайгы килгәндә, я юлын югалтканда, туган якларына кайта. Бәхетле кешенең үз бәхете белән мактанасы, кайгылының кайгысын таратасы, юлын җуйганнарның юл табасы килә...” Халык шагыйре Фәнис Яруллинның бу сүзләре минем язмам геройларына кагылмый. Гүзәлия һәм Әдип Галиннар үз тырышлыклары, уңганлыгы белән туган авылын ямьләп яши. Күңелләрендә изге уйлар, ак хыяллар гына канатлана.

Мөнирә ӘНВӘРОВА.
Читайте нас: