ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 Май 2020, 14:30

Бердәм булырга, бергә булырга өйрәтте

Әле кайчан гына без, кыюсыз гына мәктәп сукмагына баскан 28 малай белән кыз, зур өмет- ләр, якты уй-хыяллар белән тәүге тапкыр гимназия бусагасына баскан идек. Безне 1 Б классына туплап, сыйныф җитәкчегез Ләйсән Ревиль кызы Әхмәдуллина булачак, диделәр.

Әле кайчан гына без, кыюсыз гына мәктәп сукмагына баскан 28 малай белән кыз, зур өметләр, якты уй-хыяллар белән тәүге тапкыр гимназия бусагасына баскан идек. Безне 1 Б классына туплап, сыйныф җитәкчегез Ләйсән Ревиль кызы Әхмәдуллина булачак, диделәр. 2016 елның шау чәчәкле 1 сентябре көне – беренче тапкыр мәктәп киемнәренә киенеп, чәчәк гөлләмәләре тотып, әти-әниләребез, картәтәйнәнәйләребез озатуында Белем бәйрәменә килгән көнебез әле дә хәтердә. Бу сихри илгә җитәкләп алып керәчәк әкият алиһәбез нәкъ без күз алдыбызга китергәнчә булып чыкты да – үзе чибәр, үзе ягымлы, үзе әниләребез кебек хәстәрлекле, үзе... Кыскасы, без дә, әти-әниләребез дә иң бәхетле кешеләр булып чыктык: Ләйсән Ревиль кызы безне беренче көннән үк үз канаты астына алып, җиляңгырдан курчалап, дигәндәй, моңача ят Белем иленә алып кереп китте. Һәркайсыбызга ягымлы йөзе, үтемле сүзе белән ачкыч таба алды ул, барыбызны да бергә булырга, бердәм булырга өйрәтте. Без генә түгел, безнең әти-әниләребез дә, хәтта картәтәйнәнәйләребез дә шушы дүрт ел эчендә дус-туганнарга әверелдек, бер максат, бер уй-хыяллар белән яшибез хәзер. Бөтенебезнең дә һәр мәктәп предметын төпле өйрәнә алуына үзенә генә хас сабырлык, эзмә-эзлеклелек, ниндидер әүрәтү, әйди алу сәләте белән ирешә алды ул. Уку-язу, кушу-алу, кабатлаутапкырлау һәм башка һөнәрләрдән тыш без бергәләп җырлыйбызбиибез, концертлар оештырабыз, сәяхәтләргә чыгабыз, дөньяны танып-белергә өйрәнәбез. Әлбәттә, походларга әти-әниләрсез дә бармыйбыз инде, ә бу безне тагын да ныграк туплый, якынайта, тормышыбызга аерым мәгънә өсти. Сизелми дә дүрт ел үтеп тә киткән. Без шушы чорда үсә төштек, кош балалары кебек канатлар җилпеп талпынырга омтылабыз.

Күпләребезне апабыз төрле түгәрәкләргә җәлеп итте, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә һөнәрләр арттыручылар да юк түгел. Безне хәзер уртанчы сыйныфларда һәр предметтан аерым укытучылар укытачак, ә Ләйсән Ревиль кызы яңа беренчеләрен каршы алачак, инде аларга безгә биргән йөрәк назын, күңел җылысын юмарт өләшәчәк. Ә безнең, әлбәттә, аның киң күңелен дә һәрвакыт урын табылачагына, аның барыбыз турында да хәстәрләп яшәячәгенә иманыбыз камил. Бүген, Сезнең белән саубуллашып, яңа мәктәп баскычына аяк басканда, хөрмәтле Ләйсән Ревиль кызы, Сезгә барыннан да элек безгә күрсәткән изгелекләрегез, бөтен өйрәткәннәрегез, яхшы тәрбия биргәнегез өчен ихлас рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Әлбәттә, без Сезгә иң мөһиме – какшамас ныклы сәламәтлек, бетмәс шатлык-куанычлар, чиксез бәхет, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телибез. 1 сентябрьдә Сезне безнең кебек үк якын кешеләрегезгә әвереләчәк шат балалар чолгап алсын, аларны да Сез безнең кебек яратачагыгызга ныклы ышанабыз. Ихлас рәхмәт сүзләре белән гимназиянең 4 Б сыйныфы укучылары һәм аларның ата-аналары.


Читайте нас: