ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 Май 2020, 14:21

Серле дөнья белән таныштыручы

Тайняш авылы китапханәчесе Гүзәл Хәнәфи кызы Ханованы мин чын-чынлап серле могҗиалар дөньясы белән таныштыручы экскурсоводка, алай гына да түгел, шушы мохит хуҗабикәсенә тиңләр идем.

Тайняш авылы китапханәчесе Гүзәл Хәнәфи кызы Ханованы мин чын-чынлап серле могҗизалар дөньясы белән таныштыручы экскурсоводка, алай гына да түгел, шушы мохит хуҗабикәсенә тиңләр идем. Без аның белән 30 елдан артык танышбыз һәм озак еллар бергә кулга-кул тотынышып эшләдек, әле дә якыннан аралашып, ахирәтләр булып яшибез. Укытучы булып эшләгәч, дәресләргә әзерләнгәндә, шулай ук күп чаралар оештырганда еш кына Гүзәлгә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Исеме җисеменә туры килеп торган шушы мөлаем ахирәтем һичкайчан да баш тартмады, гел елмаеп, ихлас мөгамәлә белән ярдәмгә ашыкты. Мин генә түгел, аның белән аралашкан һәр кеше бу хакта раслый ала: үзенә генә хас күркәм сабырлык, итәгатьлелек, көләчлек белән Гүзәлебез һәр сорауга җентекләп җавап бирә, төпле, акыллы киңәшләр белән һәр мәсьәләне уңай хәл итәргә ярдәмләшә. Дөньяның төрле якларын күрде, татыды ул. Гөрләтеп дөнья көтеп ятканда сөекле гомер юлдашы вафат булды, бераздан сеңлесе мәңгелек йортка күчте. Мондый кайгыларны да сынмыйча-сыгылмыйча үткәрә белергә үзендә көч таба алды ул. Үзе яхшы булгач, тирә-ягында да гел әйбәт кешеләр аның. Күршеләре белән дә уртак тел табып, гел ярдәм итешеп яши белә. Земфира Исламова белән апалы-сеңелле кебек гомер итә алар, бер-берсе өчен сер сандыгы да үзләре. Тайняшта Гүзәлебез ишек какмаган, түренә үтеп, мөлаем ихласлыгы белән бизәмәгән берәр йорт бармы икән?! Аны һәркайда көтеп алалар, чөнки ул үзе артыннан һәрвакыт ниндидер көчле уңай энергия, яшәү дәрте, тормыш чәме алып керә. Барысына да күңел ачкычы таба белә, һәр кешегә шатлык өсти. Һөнәри бәйрәме белән ихлас йөрәкләрдән тәбрик итеп, без Гүзәлебезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телибез. Гел шулай укучыларны, өлкәннәрне әйдәп тор, аларны матурлык дөньясында сәяхәт иттер. Син һәрвакыт пөхтәлек саклаган китапханә – серле мог

җизалар иле барыбызны да үзенә тартып торсын. Намус белән башкарган эшең гел хөрмәт-ихтирам китерүен дәвам итсен. Безгә һәрвакыт төрле яктан үрнәк булып кал.

Чулпан Сафуанова. Тайняш авылы.



Читайте нас: