ИГЕНЧЕ
-27 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 Май 2020, 12:10

Туган җиренә игелекле хезмәттә

Районда гына түгел, республикада иң алдынгы хуҗалык җитәкчесе Вадим Васильевич Соколовка – 60 яшь

Районыбыз оештырылуның 90 еллык юбилее алдыннан тарихында исемнәре алтын хәрефләр белән уелырлык шәхесләребез турында язмаларыбызны дәвам итәбез. Туган җиребезнең чын патриоты, аңа җаны-тәне белән бирелгән, бөтен белемен, сәләтен, оештыручы осталыгын Чакмагыш җирен Кубань киңлекләре белән тиңләштерүгә юнәлтүче, күп күрсәткечләр буенча арттыра баручы Вадим Васильевич Соколов – әнә шундыйларның иң-иңнәренең берсе, дип әйтер идем. 1960 елның мае аеруча үзгә булды, дип искә ала өлкәнрәкләр. Бөек татар әдибе Габдулла Тукайча әйтсәк, “җилләре дә вакытында исеп, яңгырлары да тиешенчә – үз вакытын белеп яуган”, чәчү эшләрен үзвакытында тәмам итеп, куе булып күтәрелеп килгән үләннәрне чаба башларга җыенган көннәрнең берсендә Юмаш авылында булдыклы терлекче Василий Филиппович белән итәгатьле сатучы Анисья Александровна Соколовлар икенче бала булып дөньяга килгән улларына Вадим исемен кушалар. Кечкенәдән үк теремек, күпне белергә омтылган шук малай биш бала арасында иң үткере дә була. Базы тугайларында, якын-тирәдәге урман-кырларда саф һава сулап, табигать матурлыгын тоеп үскәндә үк аның күңеле туган кырларына тартыла, авыл тормышын яхшырту турында хыяллана һәм биредә төпләнеп калырга дигән ныклы карар шул мәлләрдә үк ныгына да. Мәктәптә укыганда да иң актив, күпне белергә омтылучы, дәресләрдән тыш та өстәмә белемгә үзлегеннән тырышучы булып таныла. Урта белем турында аттестат алып чыккан елда ул туган “Базы” колхозына әгъзалыкка керү турында гариза яза һәм корыч атта, аннан комбайнда киң яланнар иңли. Бераздан хәрби комиссариаттан повестка килеп төшә. Вадим Соколов 1978 – 1980 елларда тәүдә Эстониядә, артабан Карелиядә илебез чикләрен саклый. Кечкенәдән маллар яраткан егет биредә этләр өйрәтүче инструктор була. Бер үк вакытта хәрби званиеләре дә күтәрелгәннән-күтәрелә тора хәрби-сәяси әзерлек отличнигының. Туган якларына ул старшина погонары тагып, өлгеле хезмәте өчен бик күп дәүләт бүләкләре алып кайта. Ике елда туган кырларында сабантургайлар сайрашуы, тракторлар гөрелтесе, җилдә башаклар шыбырдашуы аеруча сагындыра аны. Яраткан тугайларын иңләп тракторда, комбайнда кинәнеп эшләп йөргән егетне хуҗалыкның комсомол яшьләре вожагы итеп тәгаенләп ялгышмыйлар. Төрле тармакларда яшьләр арасында социалистик ярыш җәелдерү, комсомол яшьләр бригадалары оештырып, җитештерүчәнле эшчәнлеккә җәлеп итү, илке-салкылыкны тамырдан юк итеп, алдынгы позицияләр яулауга рухландыруда колхоз җитәкчеләренең уң кулына әверелгән булдыклы яшь кадрны күрми калмыйлар, әлбәттә – берничә елдан аны КПСС сафларына кабул итәләр һәм озакламый хуҗалыкның партия оешмасы рәисе камытын кидерәләр. Яңа вазыйфада да сынатмый Ва- дим, тагын да тырышыбрак, чәмләнебрәк эшкә тотына. Һәр участокта аның сүзе үтә, һәр кеше күңеленә юл сала белә ул. Колхозчыларның һәркайсына нинди ярдәм кирәклеген дә яхшы тоемлый, вакытында хәлләренә керә торган яшь белгеч белән идарәдә дә исәпләшәләр. Ә инде 1990 елның 4 феврале аның тормышына яңа юнәлеш бирә – гомум җыелышта “Базы” хуҗалыгы әгъзалары бертавыштан партиянең район комитеты тәкъдим иткән үзләре яраткан яшь белгечне хуҗалык рәисе итеп тәгаенләп куялар. Шул елның җәендә читтән торып Башкортостан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап, югары белемгә ия булу турындагы Дипломын кулына ала. Узган гасырның туксанынчы еллары илебез өчен нинди борылышларга китерүен язып торуның кирәге юктыр. Җитмеш елдан артык яшәп килгән тәгълиматлар төптән үзгәртелгән, халык хуҗалыгы зур сынауларга дучар ителгән вакытта шактый зур тәҗрибә туплаган бай хуҗалыклар бөлгенлеккә төшкән мәлләрдә “Базы” хуҗалыгы, киресенчә, бөтен юнәшләр буенча алга үрли башлый. Әйтик, 1980 елларда гектар куәте биредә 18-20 центнердан артмаса, бүген басулардан һәр гектардан70– 80 шәр центнер уңыш алына. Шикәр чөгендере уңышы да өч тапкырга диярлек артты. Сөт җитештерүгә килгәндә, бүген “Базы” фермалары продукциясе генә дә аерым районнарның уртак күрсәткечләреннән күпкә күбрәк. Боларга ничек ирешелде соң? Сере гади – Вадим Васильевич тәүге көннәрдән үк барлык эшчәнлекне фәнни нигезләп оештыруга юнәлеш алды һәм үз тирәсенә команданы да шундый ук уртак фикердәшләрдән, булсынга дип тырышлык салучылардан туплады. Игенчелек һәм терлекчелектә дөньядагы барлык алдынгы казанышларны өйрәнделәр һәм үзләрендә кулланышка алып оттылар. Җирнең уңдырышлылыгын күтәрү, үсентеләрне саклау, басуларны химик утау, туфрак составын, аның әчелек күрсәткечләрен анализлау, оптималь күрсәткечләргә ирешү өчен нәрсәләр башкару кирәклеге – һәммәсе дә галимнәр белән берлектә өйрәнелде, практикага кертелде һәм мотлак үтәлде дә. Терлекчелектә югары көрлеккә ирешү, тәүлеклек артым алуны күтәрү, савым сыерларның сәламәтлеген тәэмин итү, сөтнең майлылык, аксым күрсәткечләрен оптимальләштерү, сөттә Европа стандартлары таләпләренә җавап бирерлек сыйфатлылыкка ирешү, яшь үрчемнең сакланышын тәэмин итү өчен барысын да иң тәүдә үзенә өйрәнергә кирәк булды. Ә үзең белгәннәрне кул астыңдагылардан да таләп итү күпкә отышлырак та. Кара-чуар токымлы үгез малларын һәм аларның гольштин токымлы малкайлар белән катнашмаларының ит бирүчәнлеген үстерү турындагы фәнни эше артабан авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация булырлык итеп үстерелде һәм 2003 елда Ырынбур дәүләт аграр университетында авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Хәмит Харис улы Таһировның фәнни җитәкчелегендә уңышлы якланылды да. Күрсәткечләр көнләп түгел, сәгатьләп үсә барган хуҗалык район, республика җитәкчелекләре игьтибары астында булды һәм булып кала да. Биредәге тупланган тәҗрибә өлгеләре тәүдә район, артабан республика һәм ил төбәкләренә дә таратыла башлады, еш кына хуҗалыкта төрле семинарлар, конференцияләр үткәрелә. Хуҗалык ирешкән казанышлар төрле инстанцияләрнең югары бүләкләре белән бәһаланыла, еракларга таратыла. Вадим Васильевич үзе дә, урынбасарлары һәм белгечләре дә урыннарга чыгып практик ярдәм күрсәтәләр, өстәвенә хуҗалык күршеләр өчен үзенчәлекле финанс ярдәмчесе дә булып тора. Заман шартларына яраклаша алмыйча бөлгенлеккә төшкән берничә хуҗалык район җитәкчелеге үтенече белән “Базы” канаты астына сыендырылды һәм аларда да бүген халык иркен тын ала, иртәгәләре ныклы ышанычлы. Заман алга барган саен яңа технологияләр кыю кертелә биредә. Бүген “Базы”ның иң заманча терлекчелек комплексларына ия булуы, иң югары техник казанышлар белән җиһазландырылуы, нәтиҗәдә хезмәткәрләрнең эш шартлары да күпкә яхшыруы, хезмәт хаклары югары булуы беркемгә дә сер түгел. Алай гына да түгел, көнкүреш шартлары да көннән-көн яхшыра бара. Хуҗалык эшчәнлек алып барган һәр авыл киң төзелешләр мәйданы булып тора, заманча җитештерү объектлары белән бергә өр-яңа йортлар салына, анда белгечләр һәм хезмәткәрләр бушлай өй туйлый һәм аерым шартлар үтәлгәннән соң бөтенләйгә төпләнеп кала. Яшь гаиләләрне күбрәк авылда төпләндерү демографик хәлне яхшыртуга китерә, бу исә үз чиратында авылларны ышанычлы киләчәкле итә. Һәр тарафта шулай ук юллар төзелә, авыл инфраструктурасы объектлары салына һәм төзекләндерелә. Бүген биредәге авыл урамнарына асфальт түшәү, аэродром плиталары салу гадәти күренешкә әверелде. Мәгариф, мәдәният учаклары гөрләп эшли, алар хуҗалыкның даими хәстәрлеге астында. Соңгы чорда гына Юмашта 95 урынлык өр-яңа балалар бакчасы сафка кертелде, биредә Христос Раштуасы гыйбадәтханәсе эшли. Урта мәктәп, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пунктлары, табиблык амбулаториясе заманча үзгәртеп корылды, урамнар иң югары таләпләргә җавап бирә, хәтта тыкрыклар аша асфальт юл, асылмалы күперләр салына. Элек-электән никахлашып авылда төпләнгән яшь парлар матди дәртләндереп киленә, балалар туган саен ул гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелә. Соңгы чорда монда дәүләттән алына торган ана капиталына өстәп өч һәм аннан артык балалары булган гаиләләргә 500 меңәр сум матди ярдәм күрсәтелә һәм башкалар. Барлык авылларның тышкы йөзе көннән-көн матурлана баруда да хуҗалык идарәсенең, аның изге йөрәкле, хәстәрлекле, заманча уйлый-фикерли һәм эшли белүче җи- тәкчесе Вадим Соколовның шәхси тырышлыгы, булдыклылыгы ачык чагыла. Авыл биләмәсе, артабан муниципаль район Советы депутаты булып шактый тәҗрибә туплагач, аны райондашларыбыз инде өченче чакырылыш республиканың югары дәүләт органы – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайга үз ышанычлысы итеп сайлыйлар һәм ул моны һәрвакыт изгелекле гамәлләре белән даими аклап килә дә. Әйткәндәй, бу дәрәҗәле вазыйфага аны өченче тапкыр чакмагышлылар белән бергә тирә-күрше районнар халкы да күрсәтте һәм әлегә кадәр үз мәнфәгатьләренең тулысынча якланып килүенә ирешә. Вадим Васильевичның егәрлелегенә, эш өчен янып яшәвенә сокланып бетәрлек түгел. Таң беленә башлаганчы ул идарә утырышын үткәрергә, дистәләгән кешеләрне кабул итәргә, аерым участокларда булып чыгарга өлгерә. Артабан я башкалага, я күрше төбәкләренә, хәтта чит илләргә дә юллана. Былтыр, “Сөт иле – 2019” фестивале үткән көннәрдә Русия төбәкләренең берсеннән коллегам белән әңгәмә барышында үзенә бу хакта бирелгән сорауга җавабы күңелдә уелган: “Ике көн элек иртүк чыгып китеп, самолетта берничә Европа дәүләтендә булып, менә шушы комплекс өчен нәселле сыер маллары сайлап алып кайттым. Иртән аэропортка килеп төштем һәм менә сезнең белән аралашырга да өлгердем...” Бу сүзләр үзләре үк анаң эшчәнлегенә тулы характеристика булып яңгырыйдыр. Быел хуҗалык эшчәннәренең еллык отчет-сайлау җыелышында бер төркем идарә әгъзалары сәхнәгә – президиум янына күтәрелеп, Вадим Васильевичны рәис дилбегәсен кулга алуына төгәл 30 ел тулу белән котлап, зур чәчәк гөлләмәсе тоттырганда зал аягүрә басып алкышлады. Шулкадәр еллар эчендә салган хезмәтеңә моннан да олырак бәһа бармы икән ул?! Ә бәһалары, чынлап та, бик күп аның. Рәис вазыйфасын үти башлавының сигезенче елында аңа Башкортостанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, тагын берничә елдан – Русия Федерациясенең шундый үк югары дәрәҗәле исемнәре бирелде. Аның күкрәген республикабызда булдырылган “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” һәм “Салават Юлаев”, Русия күләмендә бирелүче бүләк –“Халыклар дуслыгы” орденнары; дистәләгән күкрәккә тагыла торган билгеләр бизи. Төрле ведомстволардан, оешмалардан бирелгән Почет грамоталары, Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары йөзәрләгән данәләр тәшкил итә. Күкрәккә тагыла торган “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындыгы казанышлар өчен” билгесенә заманында иң яшь ияләрнең берсе булды ул. Һәр көнне кул астында эшләүчеләрдән ихлас ярдәм өчен чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләре дә эшеннән канәгатьлек табып, тагын да тырышыбрак хезмәт итәргә көчдәрт бирә торгандыр. Өйдәгеләр аның күпчелек вакытын эшендә үткәрүенә күптән күнеккән инде. Яшьлек таңында сөе- шеп кавышкан гомерлек яры, районда уңышлы эшчәнлек алып барган эшкуарларның берсе Маргарита Тимербай кызы белән өч дистә елдан артык тату гомер кичерә алар. Мәхәббәт җимешләре – өч балалары да йөзләренә кызыллык китерә торганнардан түгел. Өлкәннәре Валерий әтисе һөнәрен сайлады – Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлап, бүген эшчәнлеген республикада билгеле алдынгы итеп алып баручы җаваплылыгын чикләнгән “Байбулат” җәмгыятен җитәкли. Язмышын Татьяна исемле кыз белән бәйләп, өч сабый тәрбиялиләр. Ирина да югары белем алып, яраткан һөнәре буенча уңышлы эшләп йөри. Тормышка чыгып, нәни кызчык үстерә инде. Төпчекләре Эмма әлеге мәлдә Мәскәүдә Плеханов исемендәге университетта югары белем ала, яхшы өлгереше белән сөендереп тора.
Бәйрәмнәрдә төп йортка җыелган балалар-оныклар арасында эш белән янып йөрүе аркасында еш эләкмәгән бәхетле мизгелләр дә хәтерләргә уела бара. Иң кадерле кешеләренең җылы мөнәсәбәте, ихлас теләкләре аны яңа уңышларга рухландыра. Вадим Васильевичны ихлас ярдәмчел, кешелекле, дип әйтеп үткән идек. Төрле һөнәр ияләренә һәрвакыт дәртләндергеч бүләкләре бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да бирелеп тора. Аңа мөрәҗагать иткән бер генә кеше дә буш киткәне юктыр, һәрберсенә кулдан килгәнче ярдәме тиеп тора. Төрле чаралар оештырганда да ул мотлак иганә ярдәменнән ташламый. Оешма-учреждениеләр эшчәнлеген дәртләндерүдә дә ихлас ярдәмен һәрвакыт тоеп торабыз. Мәкаләнең башында Вадим Васильевичны туган җиренә тугрылыклы, ватанпәрвәр шәхес, дип телгә алган идек. Әйе, бәрәкәтле Чакмагыш төбәгенең матур киләчәге дә, лаеклы бүгенгесе дә, данлы үткәне дә аның күңелендә зур урын алып тора. Шушы төбәкне данларга, аны тагын да бәрәкәтлерәк итәргә омтылышы һәр эшендә, кылган изгелекле гамәлләрендә ачык чагылыш таба. Булдыклы якташлары тагын да яхшырак шартларда яшәсен, рәхәтләнеп хезмәт уңышлары яуласын өчен ул кулдан килгәннең, хәтта килмәгәннәрнең дә барысын да эшләргә омтыла. Гади һәм бер үк вакытта даны еракларга таралган легендар кеше, тырыш эшчән, булдыклы җитәкче, яхшы гаилә башлыгы, кадерле әти һәм картәти, чын йорәктән башкаларны кайгыртып яшәүче шәхес безнең горурлыгыбыз да, Чакмагыш төбәге тудырган асыл зат та. Аның турында язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Юбилей материалын әзерләгәндә без аны Калмашбаш авылы янындагы басуда тап иттек. “Скипетр” сортлы элиталы орлык чәчелгән көзге бодай басуында ул шаулап үсеп утырган игеннәр торышын карап йөри иде. Туфрагы тиешенчә эшкәртелгән, барлык микро һәм макроэлементлар белән баетылган, бөтен тиешле технологик гамәлләр вакытында үткән бу басуда тип- тигез күтәрелеп баручы шытымнарга сокланмыйча мөмкин түгел. Вадим Васильевич тамырлар, сабак һәм кыяклар үсешенә чын җир кешесе, игенче күзләре белән караш ташлап: “Биредә бик яхшы уңыш көтелә. Табигать шартлары комачаулык тудырмаса, көзен уңыш гектарыннан йөз центнерга якын булачак”, – диде. Берничә ел элек ул чакта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән дә шушы төбәк басуларында йөргәннәре күз алдына баса. Соклануын яшерә алмыйча, барлык журналистлар арасыннан республика җитәкчесе мине чакырып алып, шушы башаклар арасында Вадим Васильевич, район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы һәм БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белән бергәләп фоторәсемгә төшкәне хәтердә (моны мин Вадим Васильевичның әйткән сүзе эшеннән аерылмавына тагын бер дәлил итеп китердем). Талантларны бик күп тудырган бәрәкәтле Чакмагыш төбәген данлап яшәүче Вадим Васильевич кебек кабатланмас шәхесләре булганда районыбыз бер вакытта да лидерлык позициясеннән чигенмәячәгенә ныклы ышанабыз.
Читайте нас в