ИГЕНЧЕ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 Май 2020, 12:16

Яуда яралган мәхәббәт

Мәҗит Әгъләм улы Рәхимов 1927 елда районыбызның Тайняш авылында туган. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң егет Кушнаренко педагогия училищесында укый.

1941 елда Мәҗит үзе теләп сугышка китә. Унынчы, егерме бишенче һава-десант батальонында отделение командиры булып хезмәт итә. Парашют белән сикерергә өйрәнә, сержант званиесенә ия була. Артабан Мәҗитне каты алышлар барган җиргә – Сталинград фронтына озаталар. Монда 41нче гвардия дивизиясенең 126нчы укчы полкында отделение командиры була. Сталинград өчен барган каты алышларда яралана. 1942 елда аны дәваланыр өчен Уфа госпиталенә җибәрәләр. Савыгып чыккач Камышин танк училищесына җибәрәләр. 1943 елның декабрендә Мәҗитне Чиләбе ягындагы запас танк полкына озаталар. 1944 елның гыйнварыннан 1945 елның февраленә кадәр I Украина фронтының 10нчы гвардия танк бригадасына танк командиры итеп билгеләнә. Мәҗит шулай ук Европа илләрен фашизмнан азат итүдә зур батырлыклар күрсәтә. 1945 елның февраленнән I Украина фронты танк армиясенең 152-нче элемтә ротасында взвод командиры була. Сугыш тәмамлангач, Куйбышев элемтә училищесында шушы һөнәр буенча курслар тәмамлый. 62нче гвардия танк полкында казначей вазыйфасын башкара. Батыр егет “Ватан сугышы” ордены, “Сталиградны обороналаган өчен” медале, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, Бөек Җиңүнең, СССР Кораллы Көчләренең юбилей медальләре белән бүләкләнә. Сугыш тәмамлангач, Мәҗит Берлин урамында сары бөдрә чәчле, зәңгәр күзле кызны очрата һәм аңа бер күрүдә үлеп гашыйк була. Ул Запорожье өлкәсенең Бердянский районы Успеновка авылы кызы Маруся була. Алар гаиләдә биш кыз үсәләр. Украинаны фашистлар басып алгач, алар авылыннан Марусяны, Соня исемле кызны Германиягә эшкә озаталар. Фашист коллыгыннан аларны совет гаскәрләре азат итә. Маруся да егетнең хисләренә җавап бирә, аның йөрәгендә дә мәхәббәт очкыны кабына. Мәҗит тә төшеп калган егетләрдән булмый. Менә шулай бөреләнә Башкортстан егете белән Украина кызының мәхәббәт тарихы. Берсен-берсе өзелеп яраткан яшьләр Берлинда ЗАГСка керәләр, матур итеп яши башлыйлар. Мәҗитнең әнисе Гарифә апа: “Кайтыгыз, яшәргә бик авыр”, – дип хат яза. Ул заманнарда авылда да хәлләр мөшкел була. Мәҗит увольнениегә рапорт яза, аңа рөхсәт бирәләр, Марусяга исә андый рөхсәт булмый. Нишләргә? Комендантурадагы танышы аша, бик авырлык белән генә Марусяга да рөхсәт алуга ирешәләр. 1947 елның язында Мәҗит сөйгәнен алып Башкортстанга юллана. Чакмагышка кайтып төшәләр. Бу вакыт елгалар ярларыннан чыгып ташып, юллар өзелгән чак була. Мәҗит белән Маруся Чакмагыштан Васильевка авылы аша турыга 18 чакрым юлны җәяүләп үтәләр. Базы елгасы киң җәелгән, күпер дә су астында калган. Бер ярдан икенче ярга ярдәм сорап кычкыра яшьләр. Әгъзам абый аларны көймә белән алып чыга. Менә шулай Тайняш авылына кайтып төпләнә алар. Гарифә әби киленен җылы кабул итә. Чәй әзерләгән саен: “Кил монда, утыр монда”, – дип өзелеп тора. Телне белмәү аркасында килен белән кайнана арасында аңлашылмаучанлык, кызык хәлләр дә булып тора. Бергәләп яши башлыйлар. Марусяны Мәҗитнең туганнары, күршекүләннәре, авылдашлар үз итәләр.

Ул татарча сөйләшергә дә тиз өйрәнә, Ислам дине йолаларын үти. Маруся гомер буе кибеттә сатучы булып эшли. Әкренләп яшьләр яңа өй салып башка чыгалар. “Мин бәләкәй чакта Маруся зурнәйләрдә кунарга ярата идем, чөнки аларның өендә сәндерә бар иде. Зурнәй учак ягып чүлмәктә тәмле итеп голубцы пешерә иде”, – дип искә ала туганнары Лида. Мәҗит абый авыл мәктәбендә физкультурадан укыта, райПО системасында да эшли. Хаклы ялга чыккач та өйдә ятмый: басуда ка- зан асып ризык пешереп, колхозчыларны ашата. Яшәү дәверендә Украина белән дә бәйләнешне өзмиләр. Марусяның туганнары да Тайняшка кай- тып йөриләр. Мәҗит абый белән Маруся апа өч егеткә – Валерий, Славик, Иреккә гомер биреп, тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Славик якты дөньяда юк инде. Валерий гаиләсе белән Уфада, Ирекләр Себердә яшиләр. “Бервакыт әтиләр белән Украинага кунакка бардык. Өстәлне бакчага әзерләделәр. Сөйләшеп утырганда әни онытылып китеп татарча сөйли башлады, – дип хәтерли уллары Валерий. – Украиннар бөтенләй чәй эчмиләр, компот кына эчәләр. Чәй булмагач, безнең өчен икенче шәһәрдән алып кайттылар.” Маруся апа белән Мәҗит абый, туган мәхәббәткә тугры калып, бер-берсен аңлап, пар аккошлар кебек 51 ел гомер кичерделәр. Мәҗит абый 1997 елның гыйнварында 74 яшендә вафат була. Якты дөнья белән дә алар бер-бер артлы, пар аккошлар кебек хушлашалар. Аларның уллары Валерий белән Ирек төп йортны, ата-ана нигезен ташламыйлар. Читтә яшәсәләр дә, җәй көннәрендә гаиләләре белән авылга кайтып йөриләр, әти-әниләренең зиратын карап китәләр. Балалар әле дә Украина белән бәйләнешнеөзмиләр. Әлеге вакытта анда Маруся апаның төпчек сеңлесе Мария Онуфриевна исән. “Үлемсез полк” акциясенә кушылып, Валерий әти-әнисенең портретларын зур горурлык белән күтәреп йөргән. Маруся апа белән Мәҗит абыйны авылда әле дә зур ихтирам белән искә алалар. Мәхәббәтләрен чит илдә – Берлинда табармын дип уйладымы икән ул вакытта аларның берәрсе? Яу яланында туган мәхәббәт… Пуля яңгырлары яуганда да, баш очында снарядлар шартлаганда да, тирә-якны ут-ялкын чорнап алганда да яши ул мәхәббәт, явыз үлемгә бирешми. Яуларда җиңелү дә белмәгән, авырлыкларга баш та имәгән ул мәхәббәт. Менә шундый бөек, илаһи көчкә ия ул яуларда яралган мәхәббәт!..


Читайте нас: