ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 июнь 2020, 16:21

Соңгы кыңгырау чыңлады

Соңгы кыңгырау чыңы – мәктәп еллары артта калып, укуның тәмамлануы билгесе генә түгел, ул зур, өлкәннәр тормышына аяк басу да, дигән сүз.

Соңгы кыңгырау чыңы – мәктәп еллары артта калып, укуның тәмамлануы билгесе генә түгел, ул зур, өлкәннәр тормышына аяк басу да, дигән сүз. Ул һәркем – чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, әти-әниләр һәм укытучылар өчен дә аеруча мөһим булган һәм онытылмаслык бәйрәм. Мәктәп еллары артта калды, алда – бердәм дәүләт имтиханнары, аттестатлар һәм катлаулы мәсьәләләре хаталарсыз чишелеш таләп иткән мөстәкыйль тормыш. 29 майда Чакмагыш гимназиясендә унберенче сыйныфны тәмамлаучылар өчен дистанцион рәвештә Соңгы кыңгырау бәйрәме үтте. Туган мәктәбендә канат ныгытып, төпле белем алган 32 егет һәм кызга мөрәҗәгать итеп, гимназия директоры Ратмир Фоат улы Камилҗанов котлау сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм барышында алар өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның һәм Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Айбулат Вәкил улы Хажинның видеокотлавы яңгырады. Артабан чыгырылыш сыйныф укучыларын шушы истәлекле көн белән муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, унбер ел дәвамында аларга белем һәм тәрбия биреп, күңел җылысын ихлас бүлешкән педагоглар – башлангыч сыйныф укытучылары исеменнән С.М.Хәлиуллина, сыйныф җитәкчеләре Резеда Кәүсәр кызы Исламова һәм Гөлназ Зәфир кызы Габдулбасыйрова һәм ата-аналар исеменнән Оксана Анатольевна Габдуллина тәбрикләде. Туган мәктәпләрен тәмамлап, олы юлга чыгу алдында торган унберенче сыйныфлар онлайн-режимда шушы еллар дәвамында аларга Белем иленең серләрен ачкан, үз һөнәрләренең чын осталары булган укытучыларына һәм һәр вакыт яннарында булып, һәр мизгелдә ярдәмгә килергә әзер булган әти-әниләренә аларның сабырлыгы, олы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч минутлары җитте – туган мәктәптәге соңгы кыңгырау чыңын Эмилия Ибәтуллина яңгыратты. Ил, мәктәп тарихында беренче тапкыр гадәттәге шартларда үтмәсә дә, барлык мөмкинлекләрне кулланып, югары дәрәҗәдә оештырылган бу бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучыларының күңелендә иң якты хәтирәләрнең берсе булып калыр, аның барышында җиткерелгән барлык теләкләр укучыларыбызга туры юл күрсәтеп, гомерләре буе озата барыр, дип ышанабыз.
Айгөл ӘХМӘТҖАНОВА, Чакмагыш гимназиясе директорының укыту­тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары.
Читайте нас: