ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 июнь 2020, 17:51

Тавыш бирү көне билгеләнде

Русия Федерациясе Президенты В.В.Путин 1 июньдә РФ Конститициясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне 1 июльдә үткәрү турындагы Указга кул куйды.

Русия Федерациясе Президенты В.В.Путин 1 июньдә РФ Конститициясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне 1 июльдә үткәрү турындагы Указга кул куйды. Дөресрәге, тавыш бирү быел 25 июньнән 1 июльгә кадәр – 6 көн дәвамында булачак. Ә гомум йомгаклар 1 июльдә ясалачак. Ру сия Президентының матбугат сәр катибе Дмитрий Песков ул көн ял көне итеп игълан ителәчәге турын да да белдерде. Тавыш бирүнең мондый ва риантына дөньякүләм пандемия шартларында илебездә игълан ителгән югары әзерлек режимы сәбәпче. Сайлау участокларында чир йоктыруга юл куймау мак сатында югары саклык чаралары күреләчәк, сәгатенә уртача сигез сайлаучыга конституцион бурычын үтәү мөмкинлеге тудырылачак. Һәр комиссия әгъзасы, күзәтчеләр һәм сайлаучылар шәхси саклану чаралары һәм бер тапкыр фай далана торган ручкалар белән тәэмин ителәчәк. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова почта аша та выш бирү мөмкинлегеннән файда ланудан баш тартулары турын да белдерде. Ул шулай ук то таш җәмәгатьчелек күзәтүе бул дырылачагы, ике өч субъектта дистанцион тавыш бирү мөмкинле ге булачагы, өйдән торып тавыш бирү мөмкинлекләрен киңәйтә төшәчәкләре турында белдерде. Бер үк вакытта ачык һавада, яки йорт алды территорияләрендә, мәктәп ихаталарында да тавыш бирү мөмкинлекләре тудыру мәсьә ләләре өйрәнелә, диде ул. Илебездә коронавирус инфек циясе таралу хәвефе аркасында кү релгән чаралар алдан билгеләнгән әлеге тавыш бирүне соңгарак күче рү турында карар чыгарылып, тәга ен вакыты күрсәтелмәгән иде. Хә зер, көне билгеле булгач, тоташ илебездә бу мөһим сәяси вакый гага әзерлек эшләре башланды. Җәмгыятебезнең киләчәген тагын да яхшырта төшүгә булышлык итүче төп законыбызга төзәтмәләр кертү дә бөтен халык, шул исәптән чак магышлылар да теләп катнашыр, дип өметләнәбез.


Читайте нас: